Рамил Баһавиев: «КФУга укырга керү белән горурланырга кирәк»

Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты студенты 2019 елгы БДИда 4  фән буенча 399 балл җыеп, ректор стипендиясен алды.

Рамил Баһавиев исеме 2019 елда мәктәпне тәмамлаучыларга гына түгел, ә күп кенә татарстан халкына да таныш. Былтыр ул БДИда физика, рус теле, информатиканы 100, математиканы 99 баллга тапшырып, 399 балл җыйган иде. Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясен тәмамлаган, бүген Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге математика һәм механика институты студенты беренче уку елын лаеклы тәмамлап, «Стобалльник» ректор стипендиясенә ия булды. 

Рамил әйтүенчә, яңа, вуз  форматында узган 2019-2020 уку елы аның өчен уңышлы булган.

«Университетта күп нәрсә мәктәптән аерыла, әлбәттә. Ләкин ышаныч белән әйтә алам, өметләрем акланды. Шунысы сөендерә, төркем белем алырга омтыла. Безне көчле мөгаллимнәр укыта, аларга лекциядә узган тема буенча гына түгел, башка темалар буенча да мөрәҗәгать итәргә мөмкин «, — ди Рамил Баһавиев.

Уку белән параллель рәвештә Рамил комплекслы анализ түгәрәгенә йөри. Бу аңа күзаллауны киңәйтергә, фәннең башка өлкәләреннән белем алырга ярдәм итә.

Студент укуга күбрәк игътибар бирергә тырышкан, чөнки нәкъ менә беренче курста белемнең фундаменталь базасы төзелә. Өлкән курс студентлары да, туганнары да аңа шундый киңәш бирә. Моннан тыш, ул мәктәп укучылары белән шөгыльләнә башлаган. Аларга БДИ тапшырырга әзерләнергә ярдәм итә.

«Мин Казан университетын сайладым, чөнки фундаменталь тикшеренүләр белән шөгыльләнергә телим. Мәктәптән үк миңа математика ошый иде. Математика һәм механика институтында уку нәтиҗәсендә, мин үзем өчен мәктәптә чишелмәгән мәсьәләләрне чишәргә ярдәм итә торган яңа методларны ачтым. Өстәвенә, безнең укытучылар үз үрнәкләре белән теләсә нинди мәсьәләне хәл итү мөмкинлеген күрсәтә «, — ди студент.

Сер түгел, Рамилнең башка вузларга керү вариантлары да була. Әмма яз көне үк абитуриент КФУга укырга керәчәген белә. Бу карары турында ул үкенми.

«Математик модельләр белән эшләү күнекмәләре миңа башка өлкәләргә яраклашырга ярдәм итә. Мин белем алу күнекмәсен булдырам, бүген бу да бик мөһим. Лекцияләрдә булу, семинарларда катнашудан тыш, үзеңә дә өйрәнергә кирәк. Һәркем мөстәкыйль эш алып барырга һәм үсәргә тиеш. Киләчәктә болар барысы да файдалы булачак», — ди Рамил.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган Бөтенроссия олимпиадаларының һәм башка олимпиадаларның йомгаклау этабында җиңгән яки призер булган шулай ук үз уку профиле буенча БДИда 100 балл җыйган Казан университетының һәр яңа студенты  «Стобалльник» ректоры стипендиясен ала. Махсус стипендия талантлы студентларга ярдәм итү өчен гамәлгә куелган.

Рамил Баһавиев та бу стипендиягә ия булды. Ул БДИда профиль предмет буенча максималь балл җыйган. Аңа бер тапкыр түләнә торган 80 мең сум стипендия тапшырылды. Шулай ук, алдарак искә алган исемлеккә кергән «Физтех» физика-математика олимпиадасы призеры буларак, беренче семестрда ай саен 15 мең сум күләмендә югары стипендия алып укыган.

«Бу бераз көтелмәгәнрәк булды. Әмма, һичшиксез, мин шат. Минемчә, мондый стипендияне түләү — дөрес алым. Төбәк югары уку йортларына мәктәп тәмамлаучыларны үзендә тотып тору катлаулырак. Мондый чара укучыларга туган илдә калырга, үз республикабыз өчен файдалы булырга мөмкинлек бирә. Мин КФУда сыйфатлы белем алырга мөмкин булуына шикләнмәдем «, — ди Рамил.

Уку елы ахырына студент сайланган юлның дөреслегенә инанган гына. Алга таба Рамил магистратурага укырга керергә, аспирантурада белем алырга, тикшеренү эшчәнлеге белән шөгыльләнергә, галим булырга тели.

«Университетта яхшы белем алу мөмкинлеге бар. КФУга укырга керү белән горурланырга кирәк. Казан университетында һәр институтның исеме, традицияләре данлыклы. Болар барысы да студентларны яңа казанышларга стимуллаштыра», — дип сөйли Р.Баһавиев.

Автор: Алинә Миңлевәлиева, фото: tatarstan.ru