Рамил Хәйретдинов: «Халыкара мөнәсәбәтләр институты галимнәре дөнья дәрәҗәсендәге проектлар эшли»

Халыкара мөнәсәбәтләр институтында мәдәни мирасны саклау һәм яклау проектлары белән шөгыльләнүче тикшеренүчеләрнең көчле, компетентлы коллективы барлыкка килде.

КФУда халыкара мөнәсәбәтләрнең актуаль мәсьәләләренә, төрле халыклар мәдәниятләренең заманча дөньяда төзелешендә тоткан роленә, шулай ук белем бирү һәм белгечләр әзерләү үзенчәлекләренә багышланган турыдан-туры эфир узды. Тапшыруда Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры Рамил Хәйретдинов кунакта булды. Әңгәмәне КФУның Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе директоры Леонид Толчинский алып барды.

Фикер алышу составына өч югары мәктәп кергән Халыкара мөнәсәбәтләр институты юнәлешләренең гомуми характеристикасыннан башланды. Рамил Хәйретдинов билгеләп үткәнчә, хәзер үз эченә Европа юнәлешен генә түгел, көнчыгыш телләрне дә алган Казан тәрҗемә мәктәбе проекты эшләнә, ул мондый уку йортлары өчен уникаль.

«Нәкъ менә биредә өч тел программасы тормышка ашырылачак: шуларның икесе — төрле комбинацияләрдә төп телләр, өченчесе — 3 курстан башлап өстәмә тел өйрәнү», — диде ул.

Рамил Хәйретдинов Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Татарстан Фәннәр академиясе, шулай ук Россия Фәннәр академиясе белән тыгыз элемтәдә булуын, шуңа күрә академик институтларның төп кафедралары булган аз санлы гуманитар институтларның берсе диде.

«Казан антропологлар һәм этнологлар мәктәбе Россиядә иң әһәмиятлеләреннән берсе дип санаган Валерий Тишков кебек фән академиклары безнең белән даими элемтәдә. Мөмкинлеге булган саен, ул фәнни тикшеренүләрне башкару, безнең яшь тикшеренүчеләр белән эшләү өчен җаваплылыкны үз өстенә ала, аларга шулай ук практика узу өчен үз мәйданчыкларын бирә «, — дип ассызыклады институт директоры.

Мәктәптә тарихны заманча укыту турындагы сорауга Рамил Хәйретдинов чыннан да борчылуларын әйтте. Әмма университет, үз чиратында, югары белемле белгечләр әзерләү өчен барысын да эшли.

«Өч ел дәвамында без республиканың тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары съездын уздырабыз, анда яңа алымнар, методикалар, технологияләр белән алмашабыз, үткән БДИ, конкурс биремнәрен карыйбыз. Әлеге элемтә ярдәмендә укучыларның предметка мөнәсәбәтен үзгәртергә мөмкин, әмма шикаятьләр булуга карамастан, тулаем алганда, Татарстанда тарихны тиешле дәрәҗәдә укыталар «, — дип аңлатты ул.

Хәзерге вакытта Халыкара мөнәсәбәтләр институтында ЮНЕСКО бәяләвенчә, Россиядә иң яхшыларның берсе булган тикшеренүчеләр коллективы барлыкка килде, шуңа күрә нәкъ менә алар мәдәни мирасны саклау һәм яклау проектлары белән шөгыльләнә. Күптән түгел Казан астрономик обсерваториясен ЮНЕСКО исемлегенә кертүгә гариза тапшыруның беренче этабы тәмамланды, шулай ук  Россия тарихи җәмгыятенең «Засечная линия России» глобаль проекты белән эш алып барыла.

«Проект Россиянең формалашу тарихы, аны икътисади һәм сәяси үзләштерү, халык төпләнүе, төбәкләрнең этник составы барлыкка килү тарихы белән бәйле. Әлеге проектның әһәмиятен тиешле күрсәтмәләр биргән Россия тарихи җәмгыяте рәисе, Россия президенты Владимир Путин бик яхшы аңлый, шуңа күрә без аны тормышка ашырырга өметләнәбез «, — дип сөйләде Рамил Хәйретдинов.

Фикер алышу азагында модератор Халыкара мөнәсәбәтләр институтының  дәүләт имтиханы тапшыру каралган әзерлек юнәлешләрендә аның ничек оештырылачагы турында кызыксынды.

«Без моңа әзер, технологияләр «онлайн» форматында катнашырга мөмкинлек бирә, чөнки һәр дискуссия языла һәм без аңа әйләнеп кайта һәм анализлый алабыз. Алга таба имтиханнарны тапшыру сыйфаты югарырак булыр дип өметләнәбез. Бу айларның тәҗрибәсе күрсәткәнчә, студентлар, дистанцион рәвештә өйрәнеп, предмет белән кызыксынуларын кискен арттырганнар «, — дип билгеләде спикер.

Исегезгә төшерәбез, атна саен турыдан-туры эфирны КФУ һәм UNIVER TV сайтында, шулай ук университет телевидениесенең «ВКонтакте»дагы, Twitch һәм YouTube аккаунтларында карап була. Теләүчеләр социаль челтәрләр һәм видеохостинг чатларында сораулар бирә ала.

Автор: Аделина Биккинина, видео: UNIVER TV