Рамил Мирзаһитов: «Узган ел укып бетергәннәрнең 90 проценты мәктәпләргә инглиз теле укытырга китте»

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Педагогик белем бирү. Татар теле, әдәбият һәм чит тел” белгечлеген үзләштерүчеләрнең 90 проценты, укуларын тәмамлаганнан соң, инглиз телен укытырга китә. Бу хакта әлеге институт деканы Рамил Мирзаһитов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә әйткән.

Рамил Мирзаһитов КФУда педагогик юнәлештә татар теле белән тагын бер чит тел белгечлеген үзләштерү алымының 1995 елдан бирле булуын әйтте. “Беренче белгечлек татар теле һәм әдәбияты укытучысы булса, икенче белгечлек башка төр укытучы була.

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Педагогик белем бирү. Татар теле, әдәбият һәм чит тел” белгечлеген үзләштерүчеләрнең 90 проценты, укуларын тәмамлаганнан соң, инглиз телен укытырга китә. Бу хакта әлеге институт деканы Рамил Мирзаһитов «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә әйтте.

Рамил Мирзаһитов КФУда педагогик юнәлештә татар теле белән тагын бер чит тел белгечлеген үзләштерү алымының 1995 елдан бирле булуын әйтте. “Беренче белгечлек татар теле һәм әдәбияты укытучысы булса, икенче белгечлек башка төр укытучы була. Узган ел укып бетергәннәрнең 90 проценты мәктәпләргә инглиз теле укытырга китте”, — диде ул. Әлеге күренешне декан мәктәпләрдә татар теле укытучыларына ихтыяҗ кимрәк булу белән аңлатты.

“Авыл җирлегендә, гадәттә, укытучылар сәгатьләр җыю өчен берничә фән укыта. Шуңа күрә, татар теле һәм әдәбият белән беррәттән, әйтеп үтелгән юнәлешләр буенча да эш алып баралар. Алар, мәсәлән, инглиз, кытай, төрек теле укыта ала”, — дип ачыклык кертте КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

  • Киләсе уку елына КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Педагогик белем бирү. Татар теле, әдәбият һәм инглиз теле” белгечлегенә 20 бюджет урыны, “Филология. Татар теле һәм әдәбияты, журналистика” юнәлешендә 20 бюджет урыны бүлеп бирелгән.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/24/188636/

”, — диде ул. Әлеге күренешне декан мәктәпләрдә татар теле укытучыларына ихтыяҗ кимрәк булу белән аңлатты.

“Авыл җирлегендә, гадәттә, укытучылар сәгатьләр җыю өчен берничә фән укыта. Шуңа күрә, татар теле һәм әдәбият белән беррәттән, әйтеп үтелгән юнәлешләр буенча да эш алып баралар. Алар, мәсәлән, инглиз, кытай, төрек теле укыта ала”, — дип ачыклык кертте КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов.

  • Киләсе уку елына КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының “Педагогик белем бирү. Татар теле, әдәбият һәм инглиз теле” белгечлегенә 20 бюджет урыны, “Филология. Татар теле һәм әдәбияты, журналистика” юнәлешендә 20 бюджет урыны бүлеп бирелгән.

Мәгълүмат «Татар-информ» МА алынды.