Рамил Төхвәтуллин театрга кайтты

10 елдан соң Татарстанның халык артисты Рамил Төхвәтуллин Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасына әйләнеп кайтты. 

«Бүген мин туган йортымда һәм шуның белән бик бәхетле. Күп эшлисем, иҗат итәсем һәм тамашачыларны куандырасым килә”.