Һәрбер журналист укырга тиеш 8 китап

Журналист осталыгы турында китаплар бик күп. Rjob ГМЧ хезмәткәрләренең җиңел булмаган эше турында чынбарлыкка якын, күпертү һәм шпион романтикасыз матур әдәбият исемлеге төзи.

Язучы һәм режиссерлар үзенә бер төрле, Джеймс Бондка охшаш, журналистларны ярата. Ул сул кулы белән дошманнарына һөҗүм итә, уң кулы белән күкрәгенә чибәркәйне кысып тота, ә аяклары белән исә кесәләрен артефакт, кыйммәтле әйберләр һәм акчалар белән тутыра. Супермен, Человек Паук һәм башка әзрәк танылган супергеройлар нәкъ менә гәҗиттә эшли бит. Бу исә журналист һөнәренә аерым бер романтик шарм өсти. Чынлыкта исә бар нәрсә дә алай түгел, һәм яңа көндәлек тормышка (бер чеметем интрига белән тәмләндерелгән) әзерләнер өчен, бөтенләй башка китаплар укырга кирәк.

Журналистика в Теннесси”, Марк Твен, 1869.

Ничек кенә сәер тоелмасын, ләкин Марк Твенның барлык диярлек гротеск һәм сатирик стильда язылган хикәяләр чынбарлыкта булган фактларга нигезләнеп язылган. Әлеге китап – искәрмә түгел.

Нәрсә турында?

Төп герой Теннесига килә һәм җирле гәҗитчеккә эшкә урнаша. Мөхәррир аңа җирле матбугатка күзәтү әзерләргә дигән бирем куша. Герой тырышып кушылганны үти, әмма мөхәррир, кулын да селкетми, барлык конкурент-хезмәттәшләренә начар эпитетлар таратып, мәкаләне төзәтә. Берничә сәгать дәвамында редакциядә гадәти күренешләр бара: тәрәзәгә аталар, торбага кулдан ясалган граната төшә, тәрәзәгә кирпеч очып керә, пистолет, пычак һәм динамит белән коралланган визит ясаучылар килә…

“Псмит – журналист”, Пелем Г. Вудхауз, 1915

Пелем Г. Вудхауз күбрәк үлемсез Дживс һәм Вустер иҗат итүчесе буларак таныш, әмма аның копилкасында әле бик күп персонажлар бар. Мисал өчен, Руперт Псмит (беләсегез килсә, ул –язучының яраткан герое) – сүзгә һәвәс һәм илтифатлы ялкау, сак авантюраларга омтылышы булган денди.

Нәрсә турында?

Бөлгенлеккә төшкән, җирле гәҗиттә вакытлы мөхәррир вазыйфасын башкаручы яшь кеше белән танышканчы, Псмит ямансулап Нью-Йоркта ята. Монда Псмит үзенең кайнап торучы энергиясен файдалы үзәнгә юнәлдерү мөмкинлеген күрә һәм бар кызулыгын эшкә җигә. Үзенең яңа танышына барлык карт һәм боек авторларны эштән чыгарып, гәҗитне үзгәртеп корырга һәм көн кадагындагы иҗтимагый сорауларга игътибар итәргә ярдәм итә. Яңа танышы белән ул җирле ярлы кварталлар хуҗасының астыртын эшләре турында журналист тикшерүе барлыкка китерә. Әмма офыкта гангстерлар килеп чыга – һәм бер дә интервью  бирү теләге белән түгел…

 “Как делается газета”, Карел Чапек, 1936

Бу – Чапекның “Как это делается” дигән гомуми исем астында чыккан очерклар китабының бер бүлеге.

Нәрсә турында?

Гәҗитнең ничек ясалуы турында. Бернинди чигенешләр, тормыштан өзекләр, журналист байкалары һәм редакция мәзәкләре монда урын алмаган. Бик җиңел, юмор һәм нәзек сарказм белән – булачак журналистларны куркытмас өчен.

“Вечерние новости”, Артур Хейли, 1990

Исемлегебезнең башка пунктларыннан аермалы буларак, монда сүз телевидениеда эшләү турында бара.

Нәрсә турында?

Террорчылар танылган алып баручының гаиләсен урлый һәм эфирда үзләренең тапшыруын күрсәтүне таләп итәләр. Телестудия җитәкчелеге тоткырларны эзләү өчен, бер төркем җибәрә. Мәгълүмати җепселләр аларны, ул вакытта партизан сугышы шаулаган, Перуга китереп чыгара. Әмма ярдәм көтәргә вакыт юк, шуңа тәвәкәлләргә туры килә: тоткыннарны үз көчләр белән азат итәргә…

“Ромовый дневник”, Хантер Томпсон, 1998

Хантер Томпсон – фетнәче, гонзо-журналистикага нигез салучы: көчле, субъектив, штамп һәм клишеларны кабул итми торган репортажлар. “Ромовый дневник”ны ул 1959 нчы елда, аңа нибары 22 яшь булганда яза башлый. Һәм аңа китапны бастыруны озак-озын 40 ел көтәргә туры килә.

Нәрсә турында?

Төп геройны (Томпсонның альтер эгосы) Пуэрто-Рикога җирле инглиз телле гәҗиткә эшләргә чакыралар. Газета үзе – ябылу чигендә, редакция айный алмаган эчкечеләрдән тора, героебыз да алардан калышмый. Кайдадыр эчү мәҗлесләре арасында мәхәббәт, яхшылыкка өмет һәм үз-үзен дөрес юлга кую омтылышлары үтеп китә, әмма барысы да тиз генә ром эчендә бата. Гәҗит үзе дә төпкә чума, ләкин бу берсен дә борчымый.

“Компромисс”, Сергей Довлатов, 1973-1980

Довлатовның 70 нче елларда “Советская Эстония” гәҗитендә эшләү тәҗрибәсенә нигезләнгән новеллалар җыентыгы. Алар гади байка гына була алыр иде, әмма һәр новелланың башында бөтен хикәяләүгә нәтиҗә бирелгән. Гәҗит өчен кыска язмалар. Шундук шушы гади һәм вакыт-вакыт коры юллар артында нинди хезмәт торуы аңлашыла.

Нәрсә турында?

Мәкаләдә илләрне санап үткән вакытта “сыйнфый якынаю юлы” принцибы; бала тудыру йортында репортаж өчен идеологик яктан дөрес бала эзләү; Үзәк Комитет инструкторының гәҗиттә бастырылган шигырьдән канәгать булмавы («Пусть медведь говорит за языке одной из капиталистических стран!»); интервью өчен идеаль биографияле кызыклы кеше эзләү; чыккан мәкаләнең герое Ватан хыянәтчесе, ә аны тәкъдим иткән кеше зәңгәр…ой, булып чыга!

“Прада”, Терри Пратчетт, 2000

Пратчетт тискәре ягын әйләндермәгән һәм Яссы Дөнья декорацияләрендә абсурдка җиткермәгән бер генә иҗтимагый күренеш юк. Почта, кинематограф, феминизм… – шуңа да матбугатны да әлеге зәңгәр кәсә (чаша сия) урап үтмәве бер дә гаҗәпләндерми.

Нәрсә турында?

Анк-Морпоркта үз гәҗит барлыкка килә! Иң кайнар яңалыклар, иң актуаль мәгълүмат һәм, әлбәттә, үз журналист тикшерүе. Өстәвенә, конкурентлар, матди проблемалар, жанр кризисы, укучылар зәвыгы, ә дөресрәк әйтсәң, зәвыксызлыгы проблемасы… Мәкерләр, үсеш буенча дискриминация, иҗтимагый асның исән калу һәм хайваннар белән начар мөгаләмә проблемасы – тагын нәрсәнең чынбарлыгы турында язмадылар әле?

“Ремесло”, Леонид Бершицкий, 2013

Бу китап – нәфис әсәр түгел, ә күбрәк кулланмадыр. Әмма ул шулкадәр җанлы тел белән язылган, аңарда шулкадәр көчле һәм тәмле итеп язылган чынбарлыктан алынган хикәяләр ки, аны фәнни әсбап буларак кабул итеп булмый.

Нәрсә турында?      

Журналистика турында китап. Лидны ничек язырга кирәклектән башлап, “Эт белән нәрсә булды” соравына кадәр. Мисаллар, киңәшләр, вакыйгалар,  кайбер җирдә байкалар. Әмма аларның күләме шундый ки, китапны мавыктыргыч чтивога әйләндерми, мисаллар булып кына калдыра.

Зилия Хәбибуллина