Редакциягә сәяхәт

Региональ массакүләм мәгълүмат чаралары предметыннан берәр вакытлы матбугат чарасы турында язарга дигән бирем бирелгәч, миңа башта “Безнең гәҗит” эләкте. Күп уйламыйча, редакциянең адресын сайтыннан карап белдем дә, киттем шул тарафка. Зенитная урамындагы 17нче йортка килсәм, ни күрим: гап-гади иске бер шәхси йорт. Аптырашта калдым, йортның эченә керергә батырчылык итмәдем.

Шулай итеп, газетамны «Чаян» журналына алыштырдылар. Дөресен әйткәндә, бу вакытлы матбугат чарасын үзем сорап алдым. «Чаян» журналы миңа бәләкәй чактан яхшы таныш: әбекәй белән бабакайны Казан дәүләт университетында хәзерге заман татар әдәбиятыннан журналның баш мөхәррире Альберт абый Яхин укыткан. Алар мөхтәррәм мөгаллимнәрен сагынып, яратып, олы хөрмәт белән искә алалар иде. Бай китапханәләрендә «Чаян»ның 1971 елдан башлап барлык төпләмәләре бар иде. Бәләкәйдән үк башта кызык рәсемнәрен актарырга яраттым, аннан Венера әбекәйдән мәзәкләрен катлы-катлы укыттыра идем. Минем шырык-шырык көлгәнгә сөенеп, ул укырга иренмәде.

Мәктәпкә укырга кергәч, үземнең дә мәзәкләр язып карыйсым килде. Әбием киңәше белән аларны “Чаян” га җибәрә башладым, барысын да бастылар. Райондагы иҗат бәйгеләрендә бүләкләр дә бирделәр. Башым күккә тиде. Тик иптәшләрем арасында аларны үзең түгел, бабаң язгандыр диючеләр табылды, миңа бу авыр тәэсир итте, шуннан язу дәртем сүнде. Чит өлкәләрдәге балалар өчен русча чыгучы басмаларга язмаларны юллый башладым. Бастырдылар.
Озын сүзнең кыскасы, “Чаян” турында язу миңа үзе бер бәхет инде.

Редакция Декабристлар урамының 2нче йортында урнашкан. Лифт җитез генә 9нчы катка алып меңгезде үземне. Як-якка каранып, озын коридор буйлап бара торгач, «Приёмная» дип язылган ишек күренде. Килергә теләвемне алдан белгертмәгән идем, шулай да бу бүлмәдә мине мөлаем туташ каршы алып, Алмаз Хәмзин утырган бүлмәгә илтте.

Алмаз абый үзен бүлек мөхәррире дип таныштырды. Мин үземнең нигә килүемне аңлатып бирдем. Танышып, кемнең кем булуын ачыклагач, Алмаз абый шундук җәһәт кенә «Чаян»ның редакциядә сакланган подшивкаларын алып керде. Өч олы коробкада журналның 1930-1940нчы елларда чыккан кайбер аерым саннары һәм 1953нче елдан башлап бүгенге көнгә кадәр басылган саннар саклана икән. Басмаларның тиражын һәм рубрикаларын карарга тотындык, ахыр чиктә журналлардан чыккан тузанга батып, инде төчкерә дә башладык. Күрәсең, аларның озак еллар беркемгә кирәге чыкмаган. Шулай да, үз дигәнне иттек. Алдан төзелгән исемлегемдәге беренче пунктка, русчалап әйткәндә, галочка куелды.
Капма-каршы утырып, сөйләшергә тотындык. Мин бер-бер артлы сораулар яудыра башладым. Алмаз абый исә тормыш тәҗрибәсе бай кешеләргә хас ашыкмаучанлык белән төпләп кызыксынуларыма җавап биреп барды.

Азактан гына, инде сорауларым бетте дигәндә генә, үзенең журналистикадан махсус белеме булмавын әйтеп салмасынмы Алмаз абый! Ә бит язмаларны төзәтә, камилләштерә, файдалы объектив киңәшләрне дә бик урынлы бирә. Бу белгечлеккә укымаса да, үз урынын тапкан ул. Менә бит максатчан һәм тырыш булу нинди үрләргә күтәрә кешене!

Ике сүз белән әйткәндә, Алмаз Хамзин – үтә дә ачык, тәҗрибәсен әле туплый башлаган гына безнең кебек яшь журналистларга үрнәк булырлык кеше.