Ректорат хәбәрләре

Быелгы уку елында беренче ректорат КФУ ректоры Илшат Гафуров рәислегендә үтте. Проректорлар, институт, департамент директорлары 2 төп мәсьәлә: кабул итү нәтиҗәләрен һәм беренче курсларны тулай торакларга урнаштыру буенча фикер алыштылар.

Ректорат утырышын ачып Илшат Гафуров алда торган бурычларны атады һәм барлык катнашучыларны яңа уку елы башлану белән котлады. Эшлисе эшләр күп әле: инде 11 нче сентябрьгә 5-100 программасы кысаларында университетның үсеш картасының яңартылган вариантын тәкъдим итәргә тиеш. Шулай ук «Инновацияләр булдыру мохите үзәге буларак вузлар» федераль проектында катнашу өчен заявкалар да тапшырырга кирәк.

Әлеге эшнең мөһим өлеше булып укучыларның иң яхшы контингентын чакыру тора. Ул кабул итү комиссиянең төп бурычы. Бүген КФУга 11032 студент кабул ителгән. Шуларның 4980не бюджет урыннарына. Кабул итү планын арттырып үтәгән институтлар да баро. Мәсәлән, Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе. КФУ БДИ буенча уртача баллны арттыруга да иреште. Ул республиканың төп уку йортында 78,36 баллны тәшкил итте. Аерым очракларда уртача балл 90,97 (Юридик факультет) һәм 88,68 (ИТИС) баллга кадәр җитте. Кабул итүнең географиясе дә артты һәм үз эченә Россиянең 80 төбәген алды. Кабул итү компаниясенең сыйфатын арттыруның төп күрсәткече югары балл җыйган һәм мәктәп укучыларының фән олимпиадалары катнашучыларын һәм җиңүчеләрен җәлеп итү эше тора. 2017 елда шундый 68 кеше кабул ителгән.

Бүген алдынгы вузлар арасында югары балл җыйган укучылар өчен конкуренция бара. Талантлы укучылар белән адреслы эш агымдагы елда кабул итү комиссиясенең өстенлекле эш юнәлеше булырга тиеш.

Ректор Илшат Гафуров та КФУ лицейлары илдә иң яхшылары булып саналса да, аны тәмамлаучыларның бик азы гына укуларын КФУда дәвам итәләр. Шушы эшне хәл итү өчен 15 нче сентябрьдән КФУда олимпиадникларны әзерләү үзәге эшли башлаячак.

Моннан тыш кабул итү комиссиясе эше онлайн режимда һәм социаль челтәрләрдә, шулай ук мобиль кушымтада күбрәк дәвам итәчәк. Аны абитуриентлар өчен ИТИСта эшләгәннәр, тулы көченә ул киләсе елдан эшли башлаячак. Кабул итүнең «пигында» УНИКС мәйданында документларны кабул итү һәм консультация өчен өстәмә аудиторияләр булдырылачак.