«РеПост» фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә

«РеПост» студентлар медиаэшләре фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризалар 27 сентябрьгә кадәр кабул ителә. 

Фестивальне проф.М.А. Бонч-Бруевич исемендәге Санкт-Петербург Дәүләт телекоммуникацияләр университеты оештыра. Ул Студентлар медиаүзәкләре ассоциациясе һәм Федераль элемтә агентлыгы ярдәмендә үткәрелә. Эшләрне 5 юнәлешнең берсенә: видео, фото, радио, оnline-журналистика һәм шулай ук интерактив медиа юнәлешләренә тәкъдим итәргә мөмкин. 

Фестивальдә катнашуга бары тик авторлык эшләре генә кертелә. Фестивальнең барып катнашу этабы 31 октябрьдә һәм 1 ноябрьдә Санкт-Петербургта үтәчәк.

Чарада катнашучыларны юнәлешләр буенча интенсив хезмәт, төрле лекцияләр, мастер-класслар, иҗади очрашулар, проектлар презентацияләре һәм катнашучылар өчен экскурсияләр, фотокүргәзмә көтә. Фестиваль турында тулырак биредән белергә мөмкин.

Җиңүчеләр һәм призерлар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнәчәкләр.