Республикакүләм бәйгенең җиңүчеләре билгеле булды

5 нче декабрь көнне Казанның Яшьләр китапханәсендә республикакүләм “Мой край, я за тебя в ответе” (Туган ягым, мин сиңа бурычлы”) бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр.

2017 ел – иҗтимагый киңлекләр һәм сулыклар елы уңаеннан, Мәдәният һәм Экология министры тарафыннан эсселар бәйгесе оештырылды. 5 нче сентябрьдән 1 нче декабрьгә кадәр 14-30 яшьләр арасында катнашучылар рус яки татар телендә экологиягә кагылышлы эсселарын җибәрделәр. Катнашучылар саны мин уйлаганнан да күбрәк булып чыкты. 37 муниципаль районның эшеннән барлыгы 377 катнашучыдан 34 эш кенә җиңүгә лаек булган. Әлеге бәйге турында авыл китапханәчесеннән ишетүгә үк, башыма яхшы фикерләр туа башлаган иде. Шулай да кызык өчен генә җибәргән язмамны уңай кабул итеп, 3 нче урын куюлары көтмәгән хәл булды. “Татар телендә язылган эсселарны тикшерергә махсус эксперт чакырдык. Ул барысын да бик ошатып, сөенеп тикшереп утырды” – диеп бүген кулны кысып бүләк тапшырганда тагын да горурлану хисен тойдым. Ә беренче урынны Сарман районыннан Фәнис Хаҗиев алды, икенче урын Актаныш районыннан Аяз Минһаҗев белән Лаеш районнынан Дарья Милинаныкы булды. Өченче урынны миннән кала тагын  Казан кызы Анна Клинтакова белән Норлат районыннан Ольга Уфимова бүлеште.

Рәфидә Галимҗанова, КФУның татар журналистикасы бүлеге студенты