Республикаларның дәүләт телләре олимпиадасы

30 мартта Казан федераль университетында РФ республикаларының дәүләт телләре буенча 10-11 класс укучылары арасында II Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау туры үткәрелде. 

Олимпиада региональ һәм йомгаклау турларыннан — язмача һәм сөйләм этапларыннан торды.  Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының галим-филологлары комиссия экспертлары булды.

Олимпиаданың региональ турында 200дән артык кеше катнашкан. Язмача этапта укучылар, тәкъдим ителгән өч афоризмның берсен сайлап, рус телендә кимендә 200-250 сүздән торган эссе язды. Ә сөйләм этабында исә алар 16 юлдан зуррак булмаган шигъри әсәр һәм аның рус теленә тәрҗемәсен яттан укыды, үзләренең туган ягы һәм мәдәнияте турында рус телендә, вакыт буенча биш минуттан артык булмаган презентация тәкъдим итте. Шунысы да мөһим: һәр катнашучы милли костюмнан килгән иде.

Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова сүзләренә караганда, әлеге олимпиада 2016 елда беренче тапкыр Мәскәүдә узган: “Шуннан соң без аның мәктәп укучыларына аеруча кызык булганын аңлап алдык. Быел ул Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының матди ярдәме белән үтә. Россиянең барлыгы 8 регионыннан килделәр: Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Кырым, Калмыкия, Коми һәм Чувашия. Ерак араларны якын итеп килгән һәр катнашучыга, укытучыга һәм ата-аналарга рәхмәт әйтәбез!” – дип белдерде ул.

Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов: “Сезне үзебездә күрүебезгә бик шатбыз. Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров исеменнән барчагызга да сәлам җиткерәм. Чыннан да, Россия үзенең халыклары белән дан тота. Һәр халык кабатланмас һәм уникаль, һәр тел һәм һәр мәдәният үзенчәлекле һәм матур. Әлбәттә, туган телләр алга таба үсәргә тиеш. Мондый чаралар туган телләр үсешендә зур йогынты ясар дип өметләнәм. Әлеге эшебезне алдагы елда да дәвам итәрбез дип уйлыйм. Ул бөтенләй башка форматта, башка масштабта үтәчәк”, – диде ул.

Директор катнашучыларны Казан университетына чакырып калды: “Сезнең бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруыгызны, үзегез теләгән югары уку йортына керә алуыгызны телим. Үз чиратымда, мин сезне КФУга укырга керергә чакырам, ул Россия вузлары арасында, барлык күрсәткечләр буенча диярлек, беренче унлыкка керә. Мондагы мөмкинлек һәм шартларны күргәнсездер дип уйлыйм. Без сезне ихлас күңелдән укырга кабул итәргә әзер. Сезне башка ел фасылларында да Казанны карарга чакырам.”, – дип ассызыклады ул.

ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы консультанты Әлфия Әхәтова: “Бу олимпиада икенче тапкыр үткәрелсә дә, әле киләчәккә зур планнар билгели, зур өметләр баглый. Сез монда сәләтле галимнәр эшләгәнен күрдегез, алар белән эш барышында таныштыгыз. Ә ябылыш тантанасында укучыларның шигырь сөйләгәннәрен, җырлаганнарын карадыгыз. Икенче елда олимпиада үткәрелгәндә дә безнең географиябез тагын да киңәйсен дигән теләктә калам. Без сезнең барлык эш-гамәлләрегезне күреп сөенәбез. Сезгә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез!” – диде ул.

Олимпиаданың максаты — РФнең дәүләт телләрен, рус телен саклау һәм үстерү, этномилли тәңгәллекнең сакланып калу шартында төрле мәдәнияте, гореф-гадәте һәм дине булган халыкларның берләшүе. Олимпиаданың төп бурычлары: укучыларның РФ республикаларындагы дәүләт телләренә һәм РФнең дәүләт теле булган рус теленә кызыксынуларын арттыру, аларның акыл мөмкинлекләрен, дөньяга карашларын, иҗади фикерләүләрен ачыклау һәм үстерү, мәдәниятара багланышлар өлкәсендә белемнәрне формалаштыру өчен шартлар тудыру, күптеллелек шартларында сөйләм мәдәниятен үстерү.

Мәгълүмат «Татар-Информ» МА алынды.