Республиканың архив белгечләре Кытайда

Кичә, 4 июньдә Кытайның Сычуань провинциясендә Татарстан Республикасының архив эше белгечләре өчен стажировка программасы ачылды. 

Сычуань провинциясенең Архив идарәсе Гао Шань билгеләп үткәнчә, Рәсәй һәм Кытай тарихи яктан күршеләр булып тора һәм мондый икеяклы хезмәттәшлек бик мөһим. Тантаналы ачылыштан соң «Архив документларын җыю, саклау, куллану һәм эшкәртү » дигән темага занятие булды. Катанашучылар Сычуань провинциясенең архив идарәсе тарихы белән дә таныштылар, үзләренең сорауларын бирделәр.