Республиканың күпчелек яшь галимнәре КФУда

Казан Дәүләт аграр университетында «Татарстан Республикасының яшь галиме — 2019» конкурсы финалистларын бүләкләделәр. 

Конкурсның читтән торып катнашу этабында Татарстан Республикасының 20 мәгариф оешмасыннан 100 яшь галим катнаша. «Татарстан Республикасының яшь галиме» конкурсы 2010 елдан бирле үткәрелеп килә. Аны ТР Яшьләр эшләре министрлыгы белән берлектә ТР Яшь галимнәр һәм белгечләр төбәк иҗтимагый хәрәкәте оештыра.

Конкурс нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр арасында КФУ аспирантлары һәм яшь галимнәре дә бар. Әйтик, табигыять фәннәре өлкәсендә иң яхшы аспирант булып Олег Герасимов, шул ук өлкәдә яшь галимнәр арасында иң яхшылары булып Эльвира Рожина һәм Миләүшә Уразаева таныла. Техник фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант номинациясендә икенче урынны Эльвира Хөснетдинова ала. Социаль-гуманитар фәннәр өлкәсендә иң яхшы аспирант номинациясендә Надежда Сәйфуллина беренче урынга лаек була. Шул ук өлкәдә иң яхшы яшь галим номинациясендә Елена Лунева беренче, ә Светлана Глушкова өченче урынга лаек булалар.

Фото: https://yandex.ru/images/search?text=%D0%BC%D0%BE%D0%BB%D0%BE%D0%B4%D0%BE%D0%B9%20%D1%83%D1%87%D0%B5%D0%BD%D1%8B%D0%B9&from=tabbar&pos=0&img_url=https%3A%2F%2Fstatic9.depositphotos.com%2F1000423%2F1127%2Fi%2F950%2Fdepositphotos_11273097-stock-photo-young-scientist-in-laboratory.jpg&rpt=simage