Ришат Миннемуллин: “Шәһәрдә торып авылны танытырга иде дим…”

Университетыбызда талантлы студентлар бик күп. Бүген сезне бик актив студент, иҗат кешесе – Ришат Миннемуллин белән таныштырасым килә.

– Мин тумышым белән Кукмара районы, Аш-Буҗи авылыннан. Башлангыч белемне Аш-Буҗи мәктәбендә алдым. Аннары Зур Сәрдек гимназиясен тәмамладым. Казан федераль университетының, Филология һәм мәдәниятара багъланышлар институтының, татар филологисе бүлегенә укырга кердем, чөнки мәктәптә укыганда ук төрле конференцияләрдә катнаштым һәм үз теләгем белән шушы юнәлешне сайладым, – дип сүзен башлады Ришат. – Мин 10 нчы сыйныфта укыганда, татар филологиясе бүлеге тарафыннан “Шигъри Сабантуй” дигән конкурс үткәрелгән иде. Мин анда катнашып, “Гран-при” иясе булдым. Бик күп китаплар, бүләкләр тапшырганнар иде. Университетка беренче мәртәбә килүем шушы вакытта булды, һәм шул көннән башлап КФУга, нәкъ тә менә “татфак”ка гашыйк булдым. Үземә “мин монда укырга тиеш” дигән максат куйдым. Хыялларым чынга ашты. Хәзер инде бакалаврны тәмамладым һәм бүген магистратураның 1 нче курсында укыйм. Казан шәһәренең 52 нче гиназиясендә татар теле һәм әдәбиятын укытам.

– Белүемчә, син университетның иң актив студентларының берсе дә әле…

– Әлбәттә, безнең университетыбыз уникаль бит. Бик күп чаралар уза, өлгерә алганча һәркайсында катнашырга тырышам. 5 ел укыган дәвердә “Әллүки” иҗат берләшмәсенә йөрдем, һәм хәзер дә тыгыз элемтәдә торам. Университетыбыздагы кул көрәше, җиңел атлетика һәм волейбол буенча җыелма командада идем. Үзебезнең татар филологиясенең “Мизгел” дип аталган яшьләр театры бар. Аның җитәкчесе Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Марсель Җаббаров мине шушы театрга чакырды. Илдар Юзеевның “Кыр казлары артыннан” әсәрен сәхнәләштердек, мин анда Ядкәр ролен башкардым. 2 ел элек Нәбирә Гыйматдинованың “Икебезгә дә авыр” әсәрен сәхнәләштердек һәм бу спектакльдә миңа төп рольне башкару бәхете тәтеде.

– Шигърияткә ничек кереп киттең?

– Шигырь язу өчен, әлбәттә, тел байлыгы кирәк. Бу сәләт миңа әти-әниемнән күчкәндер, чөнки алар бик укымышлы кешеләр. Ялгышмасам, беренче шигыремне 5 нчы сыйныфта укыганда яздым, 4 юллык кына шигырь иде ул. Аннары бераз үсә төшкәч, 8 нче сыйныфларда укыганда, әллә кызлар исе керә башлады шунда. Яз, мәхәббәт темасына бик күп шигырьләр туды.

– Бүгенге көндә язылган шигырьләрен шактыйдыр? Нинди темалар сиңа аеруча якын?

– 50ләп бардыр, дөресен әйткәндә, бер утырып санарга кирәк, чөнки киләчәктә шигырьләр җыентыгы чыгару теләгем бар. Казанга укырга киткәч, авыл тематикасына шигырьләр языла башлады. Гадәти авыл студентының хәлләрен аңлыйсыздыр инде (көлә). Авылны, әти-әнине сагыну, авылны шәһәрдән аерып тора торган сыйфатлар турында яздым.

– Киләчәккә хыялларың?

– Иң мөһиме – татар теле дәресләре булсын. Укытырга язсын. Һәм, әлбәттә, шәһәрдә торып, авылны танытырга иде дим…


Ришат Миннемуллинның кайбер шигъри үрнәкләре белән дә танышыйк.

Безнең бәхет

Гашыйк булдым, көтмәгәндә,

Мин синең күзләреңә,

Карашыңа, елмаюыңа

Һәм назлы сүзләреңә.

Көне буе сине уйлыйм

Төннәрен хыялланам.

Мәхәббәтем син минем…

Мин сине бик яратам!!

Уйда булган кеше янда булса,

Булыр иде һәркем бәхетле.

Таптым диеп тынычланма берүк,

Саклап калу авыр бәхетне!

21.07.2014

Спортчы киңәше

Кем генә ошатыр икән,

Һәрчак авырыйм дисәң ?

Барысы да сокланырлар,

Әгәр спортны сөйсәң.

Спорт белән дус баланың

Күңеле көләч була;

Күзләре балкып – нур чәчеп,

Йөзе гел көлеп тора.

Ә спорт белән дуслыкны

Бүгеннән башлау кирәк!

Спортның саулык икәнен

Белмәгән кеше сирәк.

Кайберәүләр тартылалар

Тәмәке, аракыга.

Аларның агу икәнен

Ничек соң аңлатырга?

Мондыйлардан ерак йөрсәң,

Авырмассың бер көн дә;

Тик Алып Батыр булалмый

Җиңел генә беркем дә.

Күп йоклама, җәяү йөр син

Һәм күнегүләр яса;

Дөрес туклан: ризыкларның

Витаминлысын аша.

Бервакыт үзең тоярсың

Күңелеңдә рәхәтлек.

Спорт – ул саулык нигезе,

Спорт –  ул сәламәтлек.

09.09.2011

Сәер егет

Бии-бии күбәләкләр бөтерелә,

Бер-бер артлы килеп куна керфегемә.

Тирбәләр керфегемдә талгын гына,

Бүген минем әллә нинди чагым менә…

Бер елыйсым килеп китә, бер көләсем,

Ап-ак карга бөтерелеп югаласым.

Бар кешегә килә минем елмаясым,

Еракларга, йолдызларга юл аласым.

Йолдызларга серем сөйләп кайтыйм әле,

Аны гына сөюемне әйтим әле.

Күңелкәем, әй ашкына, әй талпына,

Бүген минем әллә нинди чагым менә…

Әй сәер лә бу, дип карамагыз,

Янып торган хисләремә кар атмагыз,.

Көзге октябрьнең ундүртендә

Унтугызда тулды инде менә.

Күңелкәем хисләр белән тулды менә,

Яңа шигырь бөреләнде күңелемдә.

30.10.2014

Авылым

Аш-Буҗига килеп керсәң,

Күзгә ташлана тавы.

Болын яктан ишетелә

Сандугачлар сайравы.

Авылымның кырыеннан

Ага Кыйбла чишмәсе,

Аның суын кемнең генә

Килмәс авыз итәсе?

Яратам мин авылымның

Сызылып аткан таңнарын,

Кызарып баткан кояшын,

Шаулаган болыннарын.

Кая китсәм дә, онытмам

Туып- үскән җиремне,

Яшәргә миңа көч биргән

Кадерле нигеземне.

Марсилә ФӘХЕРТДИНОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.