Ришвәтчелеккә ничек каршы торырга? КФУда беләләр!

КФУда ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча уникаль әсбап чыкты. Аны тәкъдир итү 5 нче майда, ришвәтчелеккә каршы торуга багышланган түгәрәк өстәлдә булды.

IMG_1290

Анда безнең университетта үткәрелә торган төрле антикоррупцион чаралар турында да сөйләнде. Бу һәр ел саен беренче курс студентлары белән очрашулар; 9 нчы декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара ришвәтчелек белән көрәш көне уңаеннан уздырылган түгәрәк өстәлләр. Әмма болар бары тик тәрбияви аспект кына…

“Меңләгән студентлар армиясенә ришвәтчелеккә каршы көрәш турында мәгълүматны җиткерерлек белгечләр кирәк, — диде социаль һәм тәрбия эше буенча проректор Ариф Межведилов. – Еш кына бу эш белән тәрбия эше буенча проректорлар, департамент җитәкчеләре шөгыльләнә… Бу тәрбия эшенең авышуына китерә, ә бу бик үк дөрес түгел… Моннан тыш ситуацияне яхшырту өчен махсус укыту әсбаплары, методик эшкәртмәләр кирәк.”

Бу этапта республика вузларында ришвәтчелеккә каршы көрәш, антикоррупцион Программалар, махсус укыту курслары төзү буенча күп эшләнә. Шунысын искәртү урынлы булыр, март аенда Казан университетында “Республика вузларында студентларга антикоррупцион белем бирү тәҗрибәсе һәм ришвәтчелеккә каршы тору буенча белем бирү программалары турында» дигән түгәрәк өстәл үтте. Бу белем бирү аспектының көчәюе һәм бу юнәлештә КФУ хезмәткәрләре дә зур өлеш кертүе турында сөйли.

Ришвәтчелеккә каршы көрәштә укытучылар, КФУ галимнәренең бердәм эшләве турында түгәрәк өстәлдә дә сүз булды: күптән түгел генә университет вәкилләре, Ариф Межведилов, юридик факультет деканы вазыйфаларын башкаручы Лилия Бакулина һәм башкалар “Ришвәтчелеккә каршы тору” дигән укыту әсбапы чыгарды.

“Без әсбапны функциональ яктан аңлаешлы итәргә, юридик терминология белән тутырмаска тырыштык. Әсбап студентларга, мәктәп укучыларына юнәлдерелгән,” – дип бүлеште Лилия Бакулина.

Әлеге әсбапның чыгуы, барлык антикоррупцион эшчәнлек сыман, илебездә барган сәясәт белән тыгыз бәйләнештә. Моның турында укыту әсбабының рецензентлары: политология кафедрасы мөдире Олег Зазнаев һәм конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков сөйләде.

IMG_1292

“Ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча эшчәнлек – ул илебез җитәкчелеге, шәхсән Россия Президенты Владимир Путин үткәрә торган сәясәтнең бер өлеше,” – дип билгеләп үтте Андрей Большаков. Аның фикеренчә, нәкъ менә россия галимнәре ришвәтчелеккә каршы көрәшнең фәнни-методик нигезен төзергә тиеш.

“Ришвәтчелеккә каршы тору” әсбабы – уникаль, димәк, Казан университеты студентлары һәм укытучылары өчен генә түгел, барлык башка югары уку йортлары өчен дә нигез булып тора ала.

Раил САДРЕТДИНОВ