Родите ли?

Бу язуны берничә көн элек автобус тукталышында күрдем. Бу кыска гына җөмлә мине шактый гына уйландырып җибәрде. Ә бит чыннан да, “родите ли?”

Көн уртасы, университетта тәнәфес вакыты. Баскыч төбендә – студентлар – берсеннән берсе яшь кызлар, егетләр. Кулларында тәмәке. Тарталар. Ә бит алар һәрберсе – киләчәктә ата-ана. Бәлки менә бу кызның  кулында шушы минутта булган тәмәке аны ана булу бәхетеннән мәхрүм итәчәк?

Никтер, яшь булган вакытта андый әйберләр турында уйланмыйсын. Студент вакыты – яшь чак, юләр чак диләр. Тик менә аннары уйланырга соң була шул, үкенергә генә туры килә…

Нурия Нургалиева. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.