Россия аналитигы КФУда лекция үткәрде

Россия аналитигы Казан Федераль университетында барган лекциядә 2019 елга бәяләр үсеше фаразын бирде.

Анна Кокорева киләсе елга эре товарлар, көнкүреш техникасын сатып алу белән сузмаска куша, шулай ук валюта сатып алуны кичектермәскә киңәш итә.

Казан федераль университетының Идарә, икътисад һәм финанслар институтының актлар залында «Товар-чимал базары: сәүдә инструментлары һәм анализ алымнары» темасына ачык белем бирү семинары узды. Югары курс студентлары, магистрантлар, КФУ укытучылары һәм «финанс клубы» әгъзалары алдында «Альпари» аналитик департаменты директоры урынбасары Анна Кокорева чыгыш ясады.

Анна Кокорева студентлар аудиториясе өчен мондый уку лекциясенең аның тәҗрибәсе буенча беренче булуын белдерде.

Анна Кокорева шулай ук Россия өчен хас булган икътисадтагы трендлар турында сөйләде. «Безнең ил өчен энергоресурслар — нефть һәм газ бәясе зур роль уйный. Аерым алганда, «Татнефть» Татарстанда иң эре уенчыларның берсе. Хәзерге вакытта без нефтькә бәяләр кимүен күрәбез, бу Россия Федерациясе бюджеты өчен нефть экспортыннан керемнәр кимүне аңлата, — дип билгеләп үтте әңгәмәдәш. — Ел ахырына кадәр нефть бәясе бер баррельга 60 доллар булачак дип уйлыйм», — диде. Шул ук вакытта аналитик Россия өчен газ базарындагы уңай хәлне билгеләп үтте. Газ экспортыннан керемнәр югары дәрәҗәдә фаразлана, дип саный ул.

2019 елга гади россиялеләр өчен бәяләр үсешенә кагылышлы сорауларга җавап биреп, Анна Кокорева болай диде: «Тулаем алганда, шуны аңларга кирәк: киләсе елда бәяләр, өстәлгән бәягә салым ставкасын арттыру хисабына булса да, артачак. Бер акча торган товарлар киләсе елда кыйммәтрәк булачак. Гражданнарга моны аңларга кирәк. Кемдер эре товарлар, көнкүреш техникасы сатып алырга уйлый икән, аларны хәзер сатып алу яхшырак.

Ягулык базары турында сөйләгәндә, әңгәмәдәш бензин бәяләре 2019 елның мартына кадәр артмауын билгеләп узды. Әмма алар ничек эшләячәк, әлегә бик үк аңлашылмый, дип белдерде ул. «Вертикаль интеграцияләнгән компанияләр моны гарантияли ала, ә базарның 30 процентын формалаштыручы бәйсез АЗСларга басым ясау бик кыен», — дип зарланды ул.

Анна Кокореваның ачык семинары «Альпари» компаниясе өчен аерым әһәмияткә ия. “Альпари” һәм КФУның Идарә, икътисад һәм финанслар институтының финанс белемен күтәрүгә һәм финанс профиле белгечләрен әзерләү сыйфатына юнәлдерелгән уртак чаралары югары уку йорты студентлары һәм укытучылары тарафыннан югары бәяләнә.

Диана Садретдинова әзерләде.