Россия фәне көне белән!

Һәр елны 8 нче февраль көнне илебезнең фәнни җәмгыяте үз профессиональ бәйрәмен — Россия фәне көнен билгеләп үтә. Ул Россия Федерациясе Президенты тарафыннан 1999 елда гамәлгә куела. Нәкъ менә 1724 елның 8 нче февралендә (иске стиль белән 28 гыйнварда) Петр I тарафыннан Россиядә Фәннәр академиясе нигезләнә. 

Бу күркәм бәйрәм уңаеннан Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министры Михаил Котюков котлау юллады. Анда мондый юллар бар:

Хөрмәтле коллегалар! 

Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы һәм үз исемемнән сезне Россия фәне көне белән котлыйм!

Россия фәненең данлы тарихы бар. Ул мәшһүр исемнәр һәм зур ачышлар белән билгеле. Бүгенге тикшеренүчеләр россия һәм дөнья фәненең бай традицияләрен дәвам итә һәм аңа үз өлешен кертә.

Бүген мөһим бурычларның берсе — кадрлар потенциалын үстерү. Безнең фәнни мәктәпләр яңа студентлар һәм яшь< тикшеренүчеләр буынына югары үрләргә ирешү өчен дөрес юнәлешләр бирә алырлык алтын фонд булып тора.

Чын күңелемнән хәзерге һәм булачак фән эшлеклеләренә ныклы сәламәтлек, бетмәс тормыш энергиясе, фәнни эзләнүләр вакытында илһам һәм уңышлар, яңа җиңүләр һәм ачышлар телим!