Россия фәне көне уңаеннан ректор котлавы

Һәр елны илебезнең фәнни җәмәгатьчелеге 8 февральдә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен — Россия фәне көнен билгеләп үтә. Бу удайдан КФУ ректоры Илшат Гафуров үзенең котлау сүзләрен җиткерде. Анда мондый юллар бар.

«Фән һәрвакыт икътисади үзгәртеп коруларның куәтле ресурсы, илебез байлыгының төп берәмлеге, техник прогрессның әйдәп бара торган төп көче булды.

Бүген россия фәне дөньяда алдынгы урыннарны били! Безнең илдә эшләнмәләре дөньяның башка кыйтгаларында яшәүче коллегаларында зур кызыксыну уята торган бик күп галимнәр эшли.

Казан университеты — федераль статуска ия Россиянең иң яхшы ун югары уку йорты арасында. Ул Идел буе федераль округында мөһим фәнни-белем бирү үзәге булып тора. Безнең өстенлекле юнәлешләр, стратегик берәмлекләр һәм фәнни омтылышлар  төбәктә, илдә, дөньяда булган төрле масштаблы сорауларга җавап табарга ярдәм итә.

Бүгенге истәлекле көндә дөньяны яхшыга үзгәртә алырлык һәм безнең яраткан Казан университеты исемен танытырлык ачышлар ясаган, бу эшкә үзләренең барлык көчләрен салып эшләүче һәркемгә зур рәхмәтемне җиткерәм.

Сезгә алга таба да иҗади уңышлар, яңа ачышлар, идеяләр, лаеклы укучылар һәм хезмәтегезнең лаеклы бәяләнүен телим. Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә зур бәхет, күп уңышлар насыйп булсын! Сезнең исемнәрне киләчәк буыннар зур рәхмәт һәм хөрмәт белән искә алсыннар!»

Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.