Россиядә илнең тамгаланган оборона линияләрен тикшерү һәм саклау буенча КФУ проекты старт ала

Россия тарих җәмгыяте инициативасы Россия президенты тарафыннан хупланды.

Россия тарих җәмгыяте (РИО) инициативасы  Россия президенты тарафыннан хуплау тапты.

Исегезгә төшерәбез, беренче тапкыр мәдәни мирас объектлары буларак Россиянең тамгаланган чикләр үзенчәлекләрен саклау һәм популярлаштыру проектын эшләтеп җибәрү турындагы тәкъдим узган елның июнендә, Россия тарих җәмгыятенең еллык гомуми җыелышында КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты директоры, Җәмгыять советы әгъзасы Рамил Хәйретдинов чыгышында яңгырады.

«Тамгаланган чикләр — Рус дәүләтенең көньяк һәм көньяк-көнчыгыш чикләрендә XVI-XVII гасырларда оборона корылмалары системасы, шулай ук һөҗүм иткәндә терәк пунктлары. Засечие билгеләре агач өемнәреннән торган. Алар урман, җир өемнәре белән чиратлашып, урындагы табигый киртәләрне булдырган, — дип сөйләде ул чакта Рамил Хәйретдинов.

Тамгаланган чикләр Рус үзәкләштерелгән дәүләте төзелгәннән соң, XVI гасырдан башлап,  шактый зур үсеш ала. 1566 елда төзелеп беткән «Большая засечная черта» мөһим әһәмияткә ия була. Оборона линияләренең тамгаланган чикләрен төзү Россиянең тышкы һәм эчке сәясәте өчен мөһим иде. Ул рус җирләрен һөҗүмнәрдән сакларга, көньяк районнарын яшәү өчен яраклаштырырга һәм булачак сугышларга әзерләнергә — мәсәлән, Польша белән 1654-1667 елларда сугыш һәм Евразиянең Днепрдан алып Обь елгасына кадәр киң дала киңлекләрен үзләштерергә мөмкинлек бирде».

Казан федераль университеты галимнәре Рамил Хәйретдинов һәм Айрат Ситдыйков Россия тарих җәмгыяте эгидасы астында эшләүче тикшеренүчеләрнең фәнни бергәлегенә, уртак тырышлык белән, Россия дәүләтчелеге барлыкка килү тарихы, ил территориясен хуҗалык белән үзләштерү турында дәлилләүче уникаль оборона фортификациясе һәйкәлләрен — тамгаланган чикләрне дәүләт исәбенә кую буенча федераль проектны эшләргә һәм тормышка ашырырга, аларны алга таба фундаменталь фәнни тикшерү һәм илебезнең гуманитар байлыгын популярлаштырырга тәкъдим иттеләр.

Узган вакыт эчендә РИО инициативасы ил җитәкчелегенә җиткерелде һәм иң югары дәрәҗәдә хуплау тапты: элегрәк Россия президенты Владимир Путин хөкүмәткә төбәкләрнең башкарма хакимияте органнары белән берлектә һәм Россия тарихи җәмгыяте катнашында Белгородның тарихи чикләре белән бәйле мәдәни мирас объектларын ачыклау эшен оештыруга, аларны дәүләт саклавына алырга, шулай ук әлеге объектларның урнашу урыннары буенча туристлык маршрутын оештыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кушты.

Сакланып калган чик урыннарын ачыклау эшенә якын арада тотыначаклар. Бу хакта «РИА Новости»га «История Отечества» фондының башкарма директоры, РИО президиумы әгъзасы Константин Могилевский хәбәр итте. Аның сүзләренчә, алынган мәгълүматлар безнең көннәргә кадәр килеп җиткән тамгаланган чикләрне дәүләт саклавына алырга һәм танып белү туризмы максатларында кулланырга ярдәм итәчәк.

Белгород чиге —  XVII гасырда Россия дәүләтенең көньягындагы иң мөһим сызыкларның берсе. Ул Кырым һәм Ногай татарлары һөҗүменән саклану өчен билгеләнгән. Аның составына крепость-шәһәрләр, остроглар, кирмәнчекләр керә. Белгород чиген 1635 елда башланган һәм 1632-1634 еллардагы Смоленск сугышы барышында кырым татарларының активлашуы белән бәйле булган. Сызыкның үзәк пункты — Белгород шәһәре. Чикнең озынлыгы 800 километрга кадәр, анда 10 меңнән артык кеше хезмәт иткән.

«Иң кызыгы шунда ки, бигрәк тә XVII, шулай ук XVIII гасыр чорындагы чик билгеләре турында сөйләгәндә, аларның күп урыннарда сакланып калганын әйтергә кирәк. Кайвакыт бу өем яки вал гына. Аларны өстән яхшы күрергә мөмкин. Бу объектлар актив хуҗалык эшчәнлеге булмаган урыннарда яхшы сакланган. Һәм без өч йөз ел үткәннән соң да борынгы бабаларыбызның агач көрәкләр белән ни дәрәҗәдә эшли алганын күз алдына китерә алабыз», — дип билгеләп үтте Могилевский. — Бу, һич арттырусыз, зур мирас. Ул вакытта төзелгән чик линияләрен еш кына һәм хаклы рәвештә Бөек Кытай стенасы белән чагыштыралар. Һәм безнең президентның инициативага игътибар итүе һәм аны хуплавы бик мөһим».

Могилевский сүзләренчә, Россия гражданнары һәм чит ил кунаклары өчен, әгәр мондый тарихи һәйкәлләрне тулаем тергезеп булса, бик кызык булыр иде.

«Белгород һәм башка чик булган урыннарда автомобиль юллары челтәре үсеш алган. Чик буе линияләренең калдыклары сакланган урыныннан үткәндә туристлар анда керергә, туктарга һәм заманча технологияләр ярдәмендә теге яки бу объектны ничек һәм ни өчен төзелүе белән таныша алса, яхшы булыр иде. Мәсәлән, кеше, өстәмә чынбарлык технологияләре ярдәмендә махсус күзлек киеп, берничә гасыр элек нәрсә булганлыгын күрә ала», — дип аңлатты Могилевский.

Төрле төбәкләрдә мондый тарихи-мәдәни мираска төрлечә карыйлар, дип билгеләп үтте Могилевский.

«Кайдадыр бу линияләрнең калдыклары мәдәни мирас объектлары буларак дәүләт исәбенә куелган һәм, мәсәлән, Самара өлкәсендә дәүләт тарафыннан саклана. Башка төбәкләрдә вәзгыять катлаулырак, анда әле күп нәрсәне тормышка ашырырга туры киләчәк, һәм без, президент йөкләмәсе моны эшләргә ярдәм итәчәк хәлиткеч импульс булыр дип өметләнәбез. Бу зур тарихи-агарту бурычы, һәм Россия тарихи җәмгыяте, безнең төбәк бүлекләре бу эштә катнашачак», — дип өстәде ул.

Шулай ук «История Отечества» фондының башкарма директоры билгеләп үткәнчә, хәзер беркем дә тамгаланган чик сызыгына кергән сакланып калган объектларның төгәл исемлеген әйтә алмый. Шуңа күрә нәрсәдән башларга кирәк дигәндә иң мөһиме  — бу аларның инвентаризациясе.

«Без 20 апрельдә бүген безнең ни хәлдә икәнебезне аңлау һәм мондый объектларның реестрын булдыру турында килешү өчен төрле вакытта тамгаланган линияләр узган барлык төбәкләрдән галимнәр катнашында онлайн-конференция үткәрергә планлаштырабыз», — дип сөйләде Могилевский. — Мондый реестрда без теге яки бу объектның мәдәни мирас объекты буларак исәптә торуын яки тормавын, ә булмаса — ни өчен икәнен билгели алабыз. Ә алга таба без җирле хакимият, һәйкәлләрне саклау органнары белән дә, туристлык маршрутларын булдыру өчен җаваплы оешмалар белән дә эшләргә әзер».

Онлайн-конференцияне оештыру эше Россия тарих җәмгыяте эгидасында уза. Форумның координаторлары булып Казан федераль университеты һәм «Куликово кыры» Музей-тыюлыгы тора.

Автор: Алинә Искәндәрова