Россиякүләм корылтай

Дуслар, тагын бер көннән яз гүзәл бәйрәмнәре һәм матур көннәре белән куандыра башлар. Димәк, иртәгәдән яңа тормыш башлана. Ә яңа тормышны яңа эшләрдән, танышулардан һәм яңа чаралардан башларга кирәк. Без хәтта нинди чара икәнен дә беләбез.

11 март көнне «Корстон» кунакханәсендә татар авыллары эшмәкәрләренең Россиякүләм съезды булачак. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов катнашыр дип көтелә. Корылтай вакытында «АГРОВИТ» авыл хуҗалыгы кирәк-яраклары фәнни-җитештерү кооперативы тәкъдир итү кичәсен уздырачак. Әлеге кооперативның оештыручысы һәм 50% идарәчесе үзебезнең Казан (Идел буе) федераль университеты.

Бу чараны күзәтергә онытма.