Ростов-на-Дону шәһәрендә Россиянең «Ел студенты»н билгеләделәр

14-17 ноябрь көннәрендә Ростов-на-Дону шәһәрендә «Ел студенты — 2019» Россия илкүләм премиясенең финалы һәм бүләкләү тантанасы үтте. Чарада илебезнең төрле төбәкләреннән 600 студент катнашты. Татарстан Республикасын конкурста 19 катнашучы тәкъдим итте. шуларның 10сы — Казан федераль университетыннан.

Россиянең илкүләм «Ел студенты» премиясе —  укуда, фәндә, спортта, җәмәгать тормышында актив булган студентлар өчен тәгаенләнгән конкурслы мәгариф проекты.

Конкурс сынаулары нәтиҗәсендә КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институтының 1 нче курс магистранты Камолиддин Бобохонов премиянең «Председатель студенческого совета года» номинациясендә II дәрәҗә лауреаты булды. 

Шулай ук Идарә, икътисад һәм финанслар институтыннан Юлия Зобнина «Ел спортчысы», «КФУ — яхшы күңелле кешеләр планетасы» Волонтерлар үзәге (Халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан Алинә Закирова, Идарә, икътисад һәм финанслар институтыннан Алинә Сафина) «Добровольческое объединение года» номинациясендә, EcoPower Экологик отряды (Экология һәм табигатьтән файдалану институтыннан Анна Кочеткова, Зәринә Хафизова) «Елның экологик берләшмәсе» номинациясендә, KFU ESPORTS КФУ киберспорт клубы (Хисаплау математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтыннан Карина Родионова, Станислав Туркин) «Елның киберспорт клубы» номинациясендә, Colorit медиаберләшмәсе (Халыкара мөнәсәбәтләр институтыннан Марина Безматерных, Илья Бурятко)  «Елның студентлар гаммәви мәгълүмат чарасы» номинациясендә билгеләп үтелделәр.  

2019 елда конкурсны оештыруда РФнең Фән һәм югары белем министрлыгы, РФнең Мәгариф министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык, Ростов өлкәсе хөкүмәте, «Россия яшьләр союзы» Гомумрәсәй иҗтимагый оешмасы, «Россия — мөмкинлекләр иле» автоном коммерцияле булмаган оешмасы үз өлешен кертә.