Рус теле һәм мәдәниятын ныклап өйрәнү өчен — җәйге мәктәпкә

DSC03113

КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында Рус теле һәм мәдәнияты җәйге мәктәбе эшли. Быел анда Масариков университетыннан (Чехия, Брно шәһ.) — 12, шулай ук Канада, Көньяк Корея һәм Ираннан студентлар укый.

DSC09667Җәйге мәктәпнең төп бурычы — рус теле буенча белемнәрне генә арттыру түгел, ә чит илдән килгән студентларны Казан университеты, шәһәребез һәм республикабыз, күп гасырлар бергә дус-тату яшәгән рус һәм татар халыкларының традицияләре белән таныштыру.

IMG_0644Җәйге мәктәп программасында сөйләм практикасы буенча интерактив, аудиториядән тыш эшләр, Казан, музейләр, КФУ буенча күп төрле экскурсияләр, студентлар белән очрашулар оештырыла.

IMG_0642