Рус телен чит тел буларак өйрәнүчеләр диплом алды

Бакалаврларның беренче интернациональ төркеме Казан университетында укуын тәмамлады. Алар Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында рус телен чит тел буларак өйрәнү программасы буенча белем алганнар. Университетка студентлар рус телен төрле дәрәҗәдә белеп киләләр, әмма үзләренең алдагы профессиональ тормышларын рус теле белән бәйләргә телиләр.

Рус теле чит тел буларак укыту кафедрасы мөдире, профессор Татьяна Бочина әйтүенчә, «Лингвистика. Чит тел буларак рус теле» программасы чит ил студентлары өчен махсус эшләнгән. Һәм барлык студентларның аны уңышлы тәмамлавы, инде быел бу программа буенча 100 студент укырга керүе алга куелган барлык максатларның да үтәлеше турында сөйли. Программа түләүле һәм лингвистик программа стандартларына юнәлдерелгән. Шуңа күрә биредә төп басым рус һәм инглиз телләрен практик яктан өйрәнүгә ясала.

Татьяна Геннадьевна әйтүенчә, төркем зур булмаган. Нибары 12 кеше. Алар Кытай, Индонезия, Төркия, Гыйрак, Төркмәнстан илләреннән килүчеләр. Студентлар дус булалар һәм бер-берсенә һәрчак ярдәм итәләр. Бу эштә Татьяна Бочина төркем старостасы Ван Идоның тырышлыгын билгеләп үтә. Студентлар төрле бәйрәмнәрне дә бергә үткәрәләр, кафедра уздырган чараларда да үзләрен уңай яктан гына күрсәтәләр.