Кышның 4 елга бер тапкыр килә торган соңгы көне КФУның татар журналистикасы кафедрасы студентлары өчен быел “Сөембикә” журналы баш мөхәррире Ләйсән Юнысова һәм аның урынбасары Гөлнур Сафиуллина белән очрашу көне буларак истә калачак.
“Сөембикә”ләрнең КФУда булган уникаль кафедра ишеген кагулары, бер карасаң, гадәти хәл. Чөнки журналист булырга әзерләнүче кызлардан гына торган төркемнәр – аларның киләчәге кебек. Сүз башында ук баш мөхәррир Л.Юнысова аудиториягә: “Бүген татар журналистикасына нәрсә кирәк?” – дигән сорау белән мөрәҗәгать итте. Үзе җавабын да җөпләп куйды: “Рус телле журналистлардан өч тапкыр җитезрәк, талантлырак һәм профессиональрәк журналист,” – диде. Әмма төп бәла яшь журналистларның “инша” язу белән мавыгуында. Аларга я телне белү, я язмаларына тирәнлек җитми дип белдерде Л.Юнысова. Шуңа күрә ул, әллә яшьләрдә өмет күрмичә, әллә аларның ачуларын кабартып, тагын да үҗәтләнеп иҗат итү теләге уяту, шул рәвешчә, канатландырып җибәрү максатыннан: “Сезнең җибәргән язмагызны журналда басмаячакбыз”, — дип белдерде. Чөнки айга бер тапкыр чыга торган затлы журналга саллы, төпле материаллар гына керергә тиеш. Бары шундый иҗат әсәре язылса гына ул журнал битләре буйлап үз укучысына барып җитәчәк.
Дөрес, мондый камиллеккә ирешү бүгенге яшьләр өчен зур сынау. Шуңа редакция штаттагы “ветераннарына” таянып эш итә. Сүз уңаеннан журнал үз аудиториясе итеп тормышта үз урынын тапкан 40 һәм аннан да югары яшьтәге хатын-кызларны саный. Ләкин бу яшь күрсәткече үсүгә барырга мөмкин. Чөнки татарча белгән яшьләр кими. Моны журналның тиражы ачык чагылдыра. Совет елларында 500 меңнән артык тираж белән чыгып һәр йортка килгән “Азат хатын” – бүген бары тик 6000 тирәсе тираж белән генә тарала.
Минемчә, журнал хезмәткәрләренең бар гомерләрен журналга һәм аның укучыларына хезмәт иткән коллективны саклап калырга тырышулары яхшы, тик замана матбугат алдына башка таләпләр куя. Әйтик, традицияләргә тугры калып, ярты гасырдан артык журнал бер үк форматта чыгарыла. Әмма бүгенге “минимализм” чорында бу үз-үзен акламый. Зур томлы китаплар күптән модада түгел. Бүген шул ук Чехов, Достоевский, Толстой әсәрләрен уч төбенә сыеп бетә торган китаптан да укырга мөмкин. Аны – fleep book дип йөртәләр. Телисең икән, хәтта түш кесәңә дә салып йөртергә һәм теләгән җирдә укырга мөмкин. Яшьләрдән “үзгәрү” турында фикер яңгырагач, редакция журналистлары: “Бу аудиторияне киметергә мөмкин”, — дип җавап кайтарды. Әлбәттә, аудитория һәр яңалыкны үзенчә кабул итә, әмма башка практика да бар бит. Күптән түгел Ф.Әгъзамов истәлегенә багышланган конференциядә “Татмедиа” агентлыгының журналлар секторы җитәкчесе Сөмбел Таишева үзенең чыгышында: “Журналларга ребрендинг ясау – файдага гына булды”, — дип белдергән иде. Биредә, әлбәттә, редакция һәм аудитория хәл итә. Әйтәсе килгәнем: традицияләр – яхшы, ләкин яңача яшәргә кирәк.
Яшьләргә каләм чарлау, үзләрен күрсәтү мәйданчыгы да юк түгел икән. “Сөембикә” журналы да ул яктан заманадан калышмый булып чыкты – яңа сайтлары барлыкка килгән. Бу уңайдан Л. Юнысова: “Сайт — журналны баета, журнал – сайтны”, — диде һәм яшь авторларның биредә үз язмаларын күрү мөмкинлеге барлыгын әйтте. Сайт аудиториягә төрле кызыклы контент тәкъдим итә – хәтта үз блогыңны алып бару, актуаль проблемаларга, темаларга полемика тудыру мөмкинлеге дә бар икән.
Яшьләр белән очрашу кайчак кискен тонда барса да, ахырда барысы да компромисс аша хәл ителде. Журнал хезмәткәрләре үсеп килүче журналистлар буыныннан язмалар көтеп калуын җиткерде.
Сүз уңаеннан: “Сөембикә” журналының татар басмалары арасында 100 елдан артык тарихы бар. ул беренче тапкыр 1913 елда дөнья күрә. Бүгенге белән чагыштырганда, ул чорда хатын-кыз журналистлар әле булмый диярлек. Тарихка кереп калырлык тагын бер кызыклы ягы бар бу басманың: журналист һөнәренә хатын-кызларны үстереп биргән журнал ул.