Сәхнә йолдызы — Диләрә

Диләрә Фәттахова белән мин 2015 нче елдан бирле таныш. Ул минем белән бергә КФУда  татар журналистикасы юнәлешендә читтән торып уку бүлегендә укый.

Бу озын кара чәчле, матур зур күзле, сылу буйлы кызны беренче тапкыр күргәч, мин аны әкияттәге  шәрык кызына охшаттым.  Диләрә үзе Кайбыч районынан, Казанга ул унынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң, 2011 нче елда Театр училищесына укырга кергәч күченде.

Анда укырга ничек кердең дигән сорауга ул: “Бу училище турында мин интернеттан карап белдем. Анда укырга керергә авыр икәнен чамалый идем, ләкин шуңа да карамастан, башка җиргә документларны биреп тә карамадым”, — дип җавап бирде. Кечкенә чактан ук Диләрәнең күңеле сәнгатьне үз итә. Мәктәптә укыган вакытта ук ул бию, җыр ансамбльләренә, театр түгәрәгенә йөргән. Диләрә кечкенәдән үк шигырьләр, хикәяләр дә иҗат итә. Әлеге таланты аңа театр училищесына кергәндә дә бик зур ярдәм итә. Ул өч керү имтиханын да ул уңышлы тапшыра.

Уку йортында гөрләп торган тормыш килеп керүгә ят булса да, Диләрә үзе дә бик актив булганга күрә, аңа бик тиз ияләшеп китә. Ул Татарстанның халык артисты һәм Россиянең атказанган артисты  Илдар Зиннур улы Хәйруллин курсында укуына бик шат. “Бу минем чиксез бәхетем һәм мин анда килеп эләккәнгә әле дә Аллаһ Тәгаләгә бик рәхмәтлемен”, — ди Диләрә.

 

Ул бик тыйнак кыз. Сәнгать дөньясына килүен ул “бәхеткә туры килү” дип әйтеп китте, ләкин, аның талантын диплом спектакле вакытында Тинчурин театрының  баш режиссеры,  РФ атказанган артисты,  ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Заһидуллин күреп ала һәм театрга эшкә чакыра. Бу театрда эшләү Диләрәнең хыялы була. “Әле училищеда укыган вакытта өйгә кайтып, тәрәзәгә уйланып карап торам да, Тинчурин театрында эшләсәм, анда керә алсам нинди бәхет булыр иде дип уйлый идем. Ул минем күңелемнең бер түрендә йөрткән бер хыялым иде. Ләкин мин аны чынга аша торган хыял дип уйламый идем” – дип искә төшерә әңгәмәдәшем актриса Диләрә Фәттахова.

“Бүгенге көндә, театр – ул минем өчен яшәү рәвеше, минем дөньям. Мин аның белән яшим, сулыйм, ул минем егерме дүрт сәгать буе исемнән чыкмый, хәтта төнлә уянганда да мин спектакльнең кечкенә детальләренә кадәр башымнан  үткәрәм”,  – дип әйтә Диләрә.

Театрда артистлар һәрбер спектакль саен үсеш алалар. Бу үсештә Диләрә режисерына һәм хезмәттәшләренә бик рәхмәтле.

Әлбәттә, аның  һәрбер башлангычларында да ярдәм итеп торучы – ул әти-әнисе. Бүгенге көндә дә алар кызлары уйнаган спектакльгә бик теләп киләләр.

Диләрәнең язма иҗат эшенә сәләте турында әйткән идек. Кәрим Тинчурин исемендәге татар Дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә кергән елны ул  КФУның татар журналистикасы юнәлешендә укырга керде һәм бүгенге көндә дә мин аның белән бергә бер группада укуыма бик шат.

Диләрәнең һәм Тинчурин  театрының барлык  коллективына  алдагы иҗатларында зур уңышлар,  үсешләр теләп калам!

Нурия Нургалиева. КФУ студенты.