Сәхнәнең икенче ягы

Яз беренче көннәреннән үк безне җылы көннәре белән куандырып килде. Студентлар өчен бу бигрәк тә көтеп алынган чор, чөнки аларның яраткан бәйрәмнәренең берсе – “Студентлар язы” башланып китте. Быел миңа да әлеге бәйрәмдә катнашырга насыйп булды. Язгы бәйрәм булса да, аңа әзерлек кыш көне үк башланды. Җырчы-биючеләребез көннәр буе УНИКС бинасында репетицияләрдә булдылар. Ә төрле институтларның чыгышлары якынлашкан көннәрдә анда аяк атларлык урын да юк иде: һәр почмакта репетеция бара, бииләр, җырлыйлар, алып баручылар сүзләрен кабатлыйлар, шаулашалар, гөрләшәләр… Катнашучыларның һәрберсе дә үз чыгышларын идеаль дәрәҗәгә җиткерергә тырыша. Шундый ыгы-зыгы — концертка әзерләнүнең иң кызыклы мизгеләренең берсе дә инде.

Ләкин, ни дисәң дә, концерт көне — иң җаваплы көн. Оештыручылар да, катнашучылар да иртә белән үк җыелып әзерләнә башлый. Сәхнә бизәлә тора, утны, тавышны көйләү бара, артистлар чыгышларына ахыргы штрихлар өсти.

Мин дә төшкә кадәр үк УНИКСка килеп утырдым, барына да җитешәсе бар. Үзем катнашасы өлешләрне бер-ике кат кабатлап чыккач, бергә бии торган кыз белән тамак ялгап  килергә булдым. Без кире әйләнеп килгән вакытта, инде генераль прогон башланыр чак җиткән иде. Ахыргы репетиция монысы, икенче тапкыр бу сәхнәгә инде кич белән генә менәм, бөтен  көчне куярга кирәк.

Гримерка бүлмәсенә киттем. Киенеп, бизәнеп, чәчләрне ясап куясы бар. Бүген инде көндәгечә гади генә итеп бизәнү ярамый, күзләр арткы рәтләрдән дә күренеп торырга тиеш, сәхнәнең үз законнары.

Сәхнә артына мендек, хәзер инде тын да чыгарырга ярамый. Залда сөйләшкән тавышлар ишетелә, димәк, тамашачылар җыелган. Бу уйлардан борчылу хисе артты гына.  Сәхнәгә чыгып, тиешле урыннарга тезелеп бастык. Пәрдәләр әкрен генә ачыла бару белән йөрәк тә тизрәк тибә башлады. Тукта, йөрәк типкән тавыш түгел, бу – музыка тавышы ләбаса. Хәзер инде куркырга вакыт юк, мин — сәхнәдә, каршымда — зал тулы кеше. Иң мөһиме – елмаеп биергә кирәк. Мондый чакт, үзеннән-үзе елмаясың икән ул. Эчтә булган бөтен борчылу акрын гына юкка чыга, алар урынына куаныч, ниндидер шатлык хисе бөтен җанны биләп ала.

Беренче бию бетү белән тизрәк сәхнә артына йөгерергә, кием алмаштырырга кирәк…

Икенче биюгә чыктым. Әле беренчесеннән тынычланып җитешмәдем, инде яңа энергия дулкыны килеп бәрелгәндәй булды. Рәхәт! Сәхнәдән чыгасы да килми башлады.

Читтән караганда гына артистның тормышы җиңел тоела, җырлап-биеп, күңел ачып тик йөри кебек. Эш алай җиңел генә  түгел икән шул. Көне буе укыйсың, кичеңне репетицияләрдә үткәрәсең. Арып-талып кайтып ятасың да, иртә белән тагын торып китәсең… Сәхнәнең икенче ягына чыгып карасаң, авырлыклары да бар икән. Шулай да күңелле яклары да бихисап.

Лилия Әхмәтгалиева