Сәидә Мөхәммәтҗанова: «Йолдыз чире» белән авырудан Алла сакласын!»

Сәидә Мөхәммәтҗанова моннан ике ел элек искиткеч тавышы һәм татар телендә башкаруы белән «Голос» проектын гөрләтте, республиканы һәм аның мәдәниятен ил күләмендә ныграк танытты. Проекттан соң да Сәидә бу изге эшен төрле Сабантуйларда, бәйгеләрдә дәвам итте. Ә бүген ул ничек яши, мәдәният өлкәсендә ничек кайный? Моны үзеннән сораштык.

Сәидә, «Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә Гран-при, «Голос» проектында финал аша узып, син үзең дә зур танылу алдың, татар милләтен дә бөтен илгә таныттың. Шулай да алар синең өчен соңгы максат түгел, ә өстәмә этәргеч кенә дип әйтә килдең. Бүген иҗат юлың ничек бара?

Мин быел 9 сыйныфны тәмамлыйм. Имтиханнарга әзерләндем, шуңа күрә иҗат юлым бераз туктады.

Имтиханнар һәр мәктәп укучысы тормышында зур сынау булып тора. Мәҗбүри имтиханнардан тыш, тагын әле укучы үзе сайлап бирә торганнары бар. Син ниндиләрен сайладың?

Барлыгы 5 имтихан бирдем. Үзем сайлаганнары – инглиз теле һәм җәмгыять белеме. Инглиз телен белү һәркемгә кирәк. Имтиханга аны сайласам, миңа телне яхшырак өйрәнер өчен көчле мотивация булыр дигән фикер белән эш иттем. Мәктәбемдә чит телләрне тирәнтен өйрәнәләр, өстәвенә, 3 ай дәвамында махсус курсларга йөрдем. Болар барысы да инглиз теле дәрәҗәсен шомартты. Имтиханны «4»легә бирдем, югары билгегә 4 балл җитмәде. Мин барыбер канәгать, чөнки бу минем өчен чит тел, аны идеаль дәрәҗәдә тиз генә белеп булмый.

Бүген күп кенә мәктәп укучылары 9 сыйныфтан соң урта һөнәри белем бирү йортларына укырга керә. Синең бу очракта планнарың нинди?

Мин беркая да китмим, 11 сыйныфны укып бетерергә исәплим. Аннан алга планнар корырга өлгермәдем әле. (көлә)

Син республика күләмендәге бәйгеләрдә генә түгел, ә чит илләрне дә гизеп йөрисең. Соңгы арада катнашкан бәйгеләр, күргән илләр, ирешкән уңышларың турында сөйләп кит әле…

Минем укытучым репертуарыма сирәк яңгырый торган, онылытып баручы милли әсәрләрне җыя. Чираттагысы – ул «Сакмар су» җыры. Аның белән мин мәктәп дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә катнашып, чыныгу алдым да, Ваһапов фестивалендә дә аны тәкъдим иттем. Анда 1-нче урынга ия булуым репертуарны булдыру дөрес юнәлештә бара дигәнне күрсәтә, минемчә.

Май азагында мине Финляндиядәге милләттәшләребез якшәмбе мәктәбе укучылары өчен уку елы тәмамланганда оештырыла торган бәйрәмгә чакырды. Соңгы кыңгырау бәйрәмен мин анда каршыладым.

Финляндиядәге мохитне ничек сурәтләр идең? Аннан нинди хис-кичерешләр белән кайттың?

Бу илгә беренче тапкыр баруым иде. Фин татарлары бик кунакчыл, безне шундый җылы каршы алдылар. Тагын бер үзенчәлек: алар татар телен бик камил белә, рус сүзләре яки фин сүзләрен кыстырып сөйләшми. Хәтта балалары да кечкенәдән үк туган телләрендә чиста сөйләшергә өйрәнеп үсә. Безнең Татарстанда да алай чиста сөйләшүчеләр сирәк, бездә сленг һәм башка тел сүзләрен күп кулланалар.

Анда зур манаралы мәчетләр дә юк. Заманында аларны төзергә ярамый иде бит. Бүген мөмкинлек булса да, финнар бик тыйнак халык икән, шунлыктан фин татарлары да зур итеп зиннәтле мәчетләр төземи икән.

Ләкин бу аларның дингә карата мөнәсәбәтенә йогынты ясамый. Киресенчә, фин татарлары бик иманлы халык, бәйрәмдә чыгыш ясаган балалар җырлап-биеп кенә калмады, һәрберсе сурә дә укыды. Бер малай саксофонда «Су буйлап» көен дә уйнады. (елмая)

Ул сине тыңлап, шулай илһамланганмы?

Үзеннән сорамадым, шулай да әнисе бу көйне «Голос»та минем чыгышны карагач, сайлаганнарын әйтте.

Шундый киң танылу алганнан соң да син гади Сәидә булып каласың. «Йолдыз чире»ннән ничек сакланасың син?

Мин ул «чир»не бер дә яратмыйм, аның белән авырудан Алла сакласын! Мөселман булуым миңа бу очракта бик булыша. Сәхнәгә чыкканда да догаларымны укып чыгам. Мине читтән белгән кешеләр алдан уйлап, мине үз-үземне йолдызларча тотам дип уйларга мөмкин. Ә якыннан аралашкач, фикерләре шунда ук үзгәрә. Имтиханнан кайткач та, бер яшьтәшем социаль челтәрдә: «Ой, Саида, ты такая успешная, но такая простая, оказывается!» — дип көлдерде.

Җәйге ялыңны планлаштырдыңмы соң?

Ял дип… Планнар зурдан, июль аенда Америкада булачак Сабантуйга барасы бар. 9 июльдә – Вашингтонда, 16сы Нью-Йоркта булачак. Шулай ук Түбән Новгородта узачак шәкертләр бәйрәменә дә чакыру алдым, анда быел икенче тапкыр катнашачакмын. Август азагында мине Испаниягә татар балалары өчен оештырылачак лагерьга да чакырдылар. Анда мин балаларга милли җырларны өйрәтәчәкмен. Шулай ук анда Сабантуй да узачак.

Димәк, сәяхәтләрең дәвам итәчәк, планнарың шактый зур. Ә ераграк киләчәккә күз салсак, мәктәптән соң нинди юл сайлаячагың турында уйлаганың бармы?

Әтием тагын бер һөнәр алырга кирәк дип уйлый, укытучым исә берничә җирдә укуны да җиңә алам дип саный. Миңа калса, җыр сәнгате хобби рәвешенә күчәр. Юнәлешкә килгәндә, физика, математиканы бик яратсам да, гуманитар юнәлеш үзенә ныграк тарта.

Һәрдаим шундый мөһим чараларда җыр белән чыгыш ясау өчен, тавышны тонуста тотарга кирәктер. Махсус дәресләргә йөрергә вакытың бармы синең? Бүген синең остазың кем?

Мине И.Әүхадиев ис. музыкаль колледж мөгаллиме Венера Гәрәева укыта. Атнага бер тапкыр мин аның белән шөгыльләнәм. Танышканчы, ул мине берничә бәйгедә күргән булган, мин килгәнне көткән. Күрешкәч, шатланып, бик рәхәтләнеп мине үз укучысы итеп күрде.

«Голос» тапшыруын карап, күзәтеп барасыңмы?

Былтыр карый идем әле, быел имтиханнарга әзерләнеп, вакыт узды, җитешмәдем. Шулай да сайлабрак видеоязмаларны караштырам.

Гадәттә, узган сезоннарның финалистларын алдагыларына чакыралар. Ни өчен сине бер дә күргән юк анда?

«Голос»ка бит мин болай да бер түгел, ике ел сарыф иттем. Беренче елны командалар тупланып бетү аркасында миңа чират барып җитмәде. Икенче елны автомат рәвештә беренчеләрдән булып чыгыш ясадым, калганын сез беләсез инде. Проекттан соң чакырулар килгәләде, ләкин без баш тарттык. «Голос»та катнашкан елны шактый күп дәрес калдырып, уку программасыннан калыша башладым. Анна соң яшьтәшләремне куып тоту белән мәшгуль идем.

Синең «Голос»та катнашуыңнан соң Татарстаннан бик күп талантлы балалар да үзләрен шунда сынарга булды, аның саен республика балаларын анда күрәбез. «Голос» юлын үткән кеше буларак, ничек уйлыйсың, яшь талантларга анда катнашырга кирәкме?

Мин кирәк дип уйлыйм. Ләкин берни уйламыйча, ничек булса, шуңа ризалашырга әзер кәефтә барырга кирәк. Ул үзенә күрә сынау гына түгел бит, ә зур тәҗрибә дә.

 

Әңгәмәне Регина ШИҺАБЕТДИНОВА,

КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты әзерләде.