Сөйлим әнием турында!

Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә илебездә зур бәйрәм – Әниләр көне билгеләп үтелә. Шушы уңайдан игътибарыгызга Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты Диана Капованың әнисе – Татарстанның атказанган артисты, Т.Миңнуллин исемендәге Татар Дәүләт драма театры актрисасы Дилә Карпова белән әңгәмәсен тәкъдим итәбез. 

– Сәнгать юлына кереп китәргә кем этәргеч булды?

– Казан шәһәрендәге Мәдәният һәм Сәнгать институтын тәмамлаганнан соң, Түбән Кама Татар дәүләт драма театрына эшкә килдем. Концерт программасы буенча сәхнәдә репетиция бара иде, икенче көнне гастрольгә жыеналар, шул вакытта алар тукталып, минем белән әңгәмә кора башладылар. Таныштык: директор да, режиссёр да мине: “Театрга яңа яшь артистка килгән” – дип, җылы кабул иттеләр. Аралашудан минем концерт алып баруымны белгәч, сәхнәгә чакырдылар: репетиция башланды, берсүзсез миңа концерт алып бару йөкләнде, костюмнар табылды. Минем беренче гастролем шулай башланды. Халык тулы заллар, көчле алкышлар мине сәнгать юлына, тормышына керергә этәргеч булды.

Театрда мин баштан ук үземне артист буларак таныттым. Һәрбер кеше кечкенә вазыыйфадан башлый – мин режиссёрлар факультетын бетердем дип, мактанып йөреп булмый бит. Үзем башкарган рольләрдән соң халыкның көчле алкышлары миңа бик ошый. Татарстанның атказанган артисты исемен һәм Дамир Сираҗиев исемендәге премиясен алу хезмәтемә бирелгән зур бәя.

– Татарстанның атказанган артисты исемен алу ничек булды?

– Мин сәхнәдә күп образлар тудырган кеше. Дөрес булырмы, юкмы – тырышып эшләвем өченме, һәрбер образым өчен нәрсәдер өмет иттем. Оятсыз, дисеңме? Белмим. Чын йөрәктән шатландым, ләкин бераз кимсендем дә – миңа соңга калыбрак бирделәр, ахырысы… Шундый комсызрак инде мин.

– Рольләргә ничек керәсең? Аеруча, Аяз Гыйләҗевнең “Яра” дигән спектаклендә әби образын ничек тудырдың?

– Әби образын ничек тудырырга? Безнең театр янында бер сукыр абый йөри иде, аны күзәттем. Спектакль вакытында, репетицияләрдә чыгып китә идем, ул абыйның кайчан кибеткә таяклар селкеп килерен белә идем. Кырыйдан гына басып, карап, аны өйрәндем. Образдагы калган сыйфатларны дәү әниемнең юксынганнары, сугышта әтисен югалтканы – барлык сөйләгәннәре күз алдымда иде.

– Казанда укып бетергәч, нигә анда калмадың? Ул шәһәр сиңа бик ошаган булган бит?

– Түбән Камага акча аркасында киттем, чөнки ул вакытта Казанда аз түлиләр иде.  Шулай алданып, Түбән Камага килдем дә, эшләү дәверендә ирем белән танышып, кияүгә чыгып калдым, аннан соң сез тудыгыз.

– Үкенгән вакытларың булдымы?

– Андый чаклар булмагандыр, ләкин акырып еларлык вакытлар бар иде. Бигрәк тә сәхнәдә син уйлаганча образлар килеп чыкмаса. Яисә гастрольгә чыгарга вакыт җитә: синең я температура күтәрелә, чирләп китәсең, барысы да әйбәт булса, я абыең авырый – күп очракта гаилә белән бәйле проблемалар  Әтиең эштә, мин сезне калдырырга дип бер кеше белән сөйләшәм, ә сезнең башкага барасыгыз килә: мин ничек җайларга белмим.

– Минем журналистика факультетын сайлаганыма канәгатьме?

– Кызым, мин сине бик яратам һәм сиңа ышанам. Үзең сайладың, таптың – Алла боерса, бу юлны дөрес сайлагансыңдыр дип уйлыйм. Икенче яктан, канәгать тә түгел: иртәдән-кичкә кадәр укып, медалистка булдың, сәхнәдә жырларга теләдең. Ярар, анысы да тормышка ашыа. Юлың якты, ачык булсын, яраткан эшеңне табырга язсын. Бәхетле бул, кызым.

– Хыялларың тормышка аштымы?

– Хыял дигәндә, ул, әлбәттә – кинога төшү иде. Илле яшькә кадәр шул теләгем белән яшәдем һәм 2020нче елда хыялым тормышка ашты: Илдар Ягъфәровның “Исәнме сез?” дигән фильмында Нурия ролен уйнадым. Миңа кинода төшәргә тагын тәкъдим итсәләр  бер сүзсез барыр идем. Акча түләсәләр – барам.

– Кинода театрда уйнаганга караганда аерма бармы?

– Уйнау буенча, бер яктан, авыррак, чөнки бу минем беренче тәҗрибә, ләкин күңелем, хыялым буенча – рәхәт иде. Ул зур бәхет, минемчә. Аермага карасаң, кинода да яшәү кирәк, театрда да. Ләкин, кинода тагын да чын булырга тиешсең. Мин кешеләргә ни өчен кызыгып карадым? Алар шундый остарып беткәннәр, бер әйтүгә килеп чыга: тәҗрибәдән торададыр – театрда уйнау икенчерәк.

– Яшь артистларга нинди киңәшләр бирә аласың?

– Режиссёр тарафыннан төрле образлар бирелергә мөмкин. Кайсы барып чыга, кайсы – юк. Мактанмыйча гына, килеп чыккан образларга шатланып, чыкмаганнарын тырышып эшләп, режиссёрны тыңларга.

Өйгә кайткач та эшләүдән туктамаска. Хезмәт җимеше – спектакльнең барып чыгуы. Образлар синдә көне-төне яши. Гел уйлап йөрисең: ничек чыгарырга, нинди кеше ул, кайда басым ясарга. Гомумән, режиссёр дөрес итеп бурычлар куйса, артист аны үтәргә тиеш.

– Әни, син бәхетле кешеме?

– Бүген мин, чыннан да, бәхетле. Бу турыда кычкырасым, сөйлисем килә. Театр юлыннан киттем, яраткан эшем бар. Икенчедән, сез – балаларым янәшәдә.  Өченчедән, яраткан ирем булу. Аның мине аңлаганы өчен мин мең рәхмәтлемен. Гастрольләргә жибәрә, каршы килгәне юк. Без нык яратышып өйләнештек һәм яратышудан сез, мәхәббәт җимешләребез, тудыгыз. Сезнең аркада да мин яраткан хезмәтемне – театрымны ташламадым. Һаманда шул театр өлкәсендә булуым белән мин икеләтә, өчләтә бәхетле. Аллаһыма бик рәхмәтлемен. Минем битемдәге җыерчыкларның аз булуында сезнең Казанда яратып укуыгыз, ул шәһәрне үз итүегез, юлларыгыз уң булуы зур роль уйный. Сезгә әйбәт булса – мин тагын да бәхетле, кызым. Исән-сау булыйк.

Диана КАРПОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.