«Сәләт» 2017 елның җәенә ничек әзерләнә?

Бүген Сәләт йортында журналистлар белән традицион иртәнге аш узды. Дүртенче хакимият вәкилләре белән «Сәләт» фондының башкарма директоры Тимур Сөләйманов, “Сәләт” клубы президенты Айгөл Габдрахманова һәм “Сәләт”нең проектлар үзәге җитәкчесе Гүзәл Усманова аралаштылар.

Әңгәмәне Тимур Сөләйманов журналистларга сәләт белән бергә булганнары өчен, Сәләтне яктыртканнары өчен рәхмәт сүзләре белән башлады. Чөнки иртәнге ашта катнашучылар арасында “Сәләт”тә кайнап, аның эчке тормышын белеп үскән яшьләр байтак. Шуңа да Тимур Сөләйманов: “Журналистлар тарафыннан без үзебезне читтә калган итеп сизмибез. Без һәрвакыт игътибар үзәгендә,” – диде. “Сәләт” йортында җыелуның икенче бер зур бурычы – үткән җәйгә нәтиҗәләр ясау һәм киләчәккә планнары белән ураклашу.

Сәләтнең төп үзенчәлеге – һәрдаим үсешкә омтылу, үзанализ. Шуңа да быелуңышлы гына гамәлгә ашырылган проектларга да үзгәреш керәчәк әле.

2016 ел кампаниясе җәенә нәтиҗәләрне Айгөл Габдрахманова ясады. Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән Татарстанның 12 районында, күрше Чувашия һәм Башкортостан Республикаларында Сәләт хәрәкәте тарафыннан 20 профильле сәламәтләндерү лагере үткәрелде. Аларның 4-се беренче тапкыр уздырылды: «Сәләт-Яр Чаллы», Лаеш районында «Сәләт-Эшмәкәр», Алексеевскта «Сәләт-Осталар бистәсе» һәм «Сәләт-Имәнкәй» аланнары сменалары.

Мәктәп укучылары өчен истәлекле даталар буларак традицион форум һәм фестивальләр дә оештырылды: V Халыкара яшьләр уку-укыту Сәләт форумы, III Төбәкара палаткалы «Болгар-Туган тел» форумы, VIII Республикакүләм «Иске Казан җыены» фестивале.

Җәйге профильле сменаларга һәм форумнарга Татарстан Республикасы районнарыннан, Россиянең 25-30 төбәгеннән, якын һәм ерак чит илләрдән (Казахстан, Әзербәйҗан, ОАЭ, Чехия, Австралия, АКШ, Германия, Испания, Канада) килгән катнашучыларның саны 9789 җитте.

Проектларның программасы балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль потенциалын арттыруга, актив тормыш позициясе булдыруга, уңышка ирешү серләрен ачуга, катнашучыларның ресурслы һәм шәхси үсешен үстерүгә һәм шулай ук татар телен, мәдәниятен саклап калуга һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән.

“Сәләтле балалар белән сәләтле әйдаманнар эшләргә тиеш”, — дип белдерде Агөл Габдрахманова. Моның буенча эш ел әйләнәсендә туктап тормый. “Сәләт” проектларының үз “Әйдаманнар мәктәбе” эшли. Быел анда 300 кеше әзерлек үтә һәм бары тик 200е генә балалар эшләргә рөхсәт ала һәм аларның 90% — кичәге сәлкешләр. Быел анда канашучыларның саны 500гә җитәр дип плаглаштырыла. Сентябрьдә бу мәктәпкә нәтиҗәләр ясала һәм яңасы башланып китә. Мәсәлән, октябрьдә әйдаманнар ярышы үтәчәк.

  • Бездән еш кына “Сәләт”нең сере турында сорыйлар, — дип кушыла Тимур Сөләйманов. – Аның сере – әйдаманнарны әзерләү методикасында.

Тимур Сөләйманов иртәнге ашта катнашучыларны көтеләчәк яңалыклар белән дә таныштырып үте. Гомерләрен “Сәләт” белән бәйләп, анда кайнаучыларның яңа бер буыны барлыкка килде. Шулай, “Сәләт”тә танышып, гаилә коручыларның саны гына да 70кә җиткән. Хәзер инде үзләренең балалары “Сәләт” дөньясына беренче адымнарын атлыйлар. “Миннән еш кына кайчан кече яшьтәге балалар өчен махсус алан оештырыла инде дип сорыйлар,” – ди Тимур Сөләйманов. Быелдан башлап булачак әйдаманнарны мәктәп кысаларында 10-11 яшьлеке балалар белән эшләргә өйрәтәчәкләр. Ә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Сәләт” форумында инде менә дүртенче ел махсус “Бәләкәч” чатыры оештырыла. Узган форумда шулай ук “Сәләт” ветераннары советы үтте. Алар арасында бизнеста, фәндә, тормышның төрле өлкәләрендә үз урыннарын тапкан кешеләр бар. Әмма аларны бер нәрсә – “Сәләт” дөньясы берләштерә. Гаиләләр дигәннән, күптән түгел генә 2-4 сентябрь көннәрендә махсус “Сәләт-Гаилә” аланы оештырыла. Анда гаиләләре белән 60ка якын кеше һәм 22 бала катнаша. Катнашучыларның иң кечкенәсенә 8 ай була. Алдагы планнарада шулай ук “Сәләт” гаиләләре өчен “Сәләт” йортының бер бүлмәсендә балалар өчен махсус мәйданчык булдыру. Октябрьдән башлап гаиләләр һәм балалар өчен төрле үстерелешле шөгыльләр башланачак. Димәк, “Сәләт” йорты да шат балалар тавышына күмеләчәк әле.

Киләсе елда “Сәләт” ни белән шаккаттырмакчы?

Төп максат, әлбәттә, аланнарны сан ягыннан саклап калу, аларның сыйфатын яхшырту. Әмма 21нче алан да барлыкка килүе ихтимал. Бу – “Сәләт-Самара” аланы.

ТР Президенты кушуы буенча киләсе елда “Сәләт” уку-укыту форумы ике тапкыр оештырылачак. Анда катнашучыларның саны 5000нән 10000гә җитәр дип көтелә. Төп аудиторияләр – “Сәләт”нең икенче сменалары. Аның артыннан шул ук территориядә, инфраструктурада үтәчәк икенче форумның төп юнәлеше – Президент тәкъдиме белән It – технологияләргә багышланачак. “1994 елда “Сәләт” барлыкка килгәндә ул компьютер сменасы иде. Безнең төп миссия – татар телен саклау. Әгәр аны сакларга телибез икән – ул змаманча технологияләрдә, санаклард булырга тиеш, — дип шәрехләп үтте Тимур Сөләйманов. “Сәләт” йортында әлеге юнәлештә эшләп килә торган берничә үзәк бар. Аларның берсе – Казан (федераль) университеты белән берлектә эшли торган It-лаборатория, It-үзәк һәм ТР Фәннәр Академиясе белән берлектә яңа лаборатория ачылачак. Ул үзенә It юнәлешне һәм тел үсешен бергә алып баруны алачак. “Сәләт” белдергән төп максат — татар роботы уйлап табу. Ул сөйләмне танырга һәм аны тәрҗемә кылырга тиеш булачак. Бу идеяны ТР Президенты да хуплый.

Милләттәшләребезнең соравын исәпкә алып һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән “Болгар туган тел” аланы да ике сменада үткәреләчәк. Быел анда 15 өбәк катнашса, киләсе елларда аларның саны 20-25кә җитәчк.

“Фәнсар” уку-укыту үзәген дә яңалыклар көтә. Балаларны сәламәтләндерү өчен өстәмә бассейн белән бергә педагоглар өчен махсус йорт төзеләчәк. Анда экспертлар буларак читтән килгән укытучылар яшиячәк һәм белем бирәчәк. “Фәнсар” – ул лагерь гына түгел,  кечкенә фәнни үзәккә әверелеп бара диде Т. Сөләйманов.

Яңалыклар моның белән генә тәмамланмый, әлбәттә. 22-24 сентябрь көннәрендә районнарда, төбәкләрдә эшләп килә торган “Сәләт” клубларының җыелышы булачак. Хәзергә аларның саны – 20. Алар өстенә тагын яңалары ачылып тора. Мәсәлән, киләсе клуб Әлмәттә барлыкка киләчәк.

“Сәләт”тә Фәнсар уку-укыту үзәгеннән тыш олимпиадаларда катнашучылар өчен “Сәләт-Олимп” мәктәбе эшли.

Моннан ыш алдагы форумда профориентация буенча да эш киң җәелдереләчәк. It юнәлеш аерым искә алынырга хаклы. “Сәләт”нең үз кушымтасы барлыкка киләчәк икән.

“Сәләт”нең проектлар үзәге җитәкчесе Гүзәл Усманова алда торган чаралар белән таныштырып үтте. Алар арасында безнең КФУ студентлары да актив катнаша торган Рөстәм Бикмуллин исемендге БикаФест фестивале дә бар. Шушы 3-4 көннән соң аңа гаризалар тапшыра башларга мөмкин булачак. Фестивальнең финалы 19 ноябрьдә, гала-концерт 20 ноябрьдә үтәчәк.

P.S. Башка чаралар турында анонс киләсе язмаларда.