«Сәләт» форумы: «Күңел экологиясеннән — табигать экологиясенә»

Бу көннәрдә Татарстанның Алексеевск районы Биләр дәүләт тарихи-археологик һәм табигый музей-тыюлыгында  “Сәләт” V Халыкара белем бирү яшьләр форумы үтә. Ул үз эшен 9 нчы июльдә башлап җибәрде. Анда КФУ вәкилләре дә актив катнаша. 

GUM-9705

13 июль көнне киңмасштаблы флешмоб оештыру ниятләнә. Бу көнне форумга ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ табигый ресусрлар һәм экология министры Сергей Донской һ.б. рәсми затлар килүе көтелә.

Әлеге флешмобка 3,5 меңләп кеше җәлеп итү планлаштырыла. Шуларның 2 меңләбе – актив катнашучы. Форумның башкарма директоры флешмобның бөтен нечкәлекләрен ачып бетермәде, әмма аның кыска вакытлы булачагын, катнашучыларның “Җир шары”н тотып торачагын билгеләп үтте. “Сәләт” V Халыкара белем бирү яшьләр форумының төп темасы – “Күңел экологиясеннән табигать экологиясенә”.

GUM-9430

“Быел “Сәләт” проекты “яшел”ләнгән. Сүз форум кысаларында экологик смена турында бара. Бу берничә көнне тыюлык территориясе табигате кочагында уздыруны гына түгел, ә шушы юнәлештә төрле чаралар оештыру да. Форумның төп максатларыннан берсе – “Сәләт” хәрәкәте вәкилләрен җәлеп итү нәтиҗәсендә җәмәгать инспекторлары санын арттыру.

Моннан тыш, “Мин – ЕСО” бәйгесендә катнашып, һәркем үзенең экогероен булдыра алачак. Экологик вазгыятьне уңай якка үзгәртү буенча киңәш-тәкъдимнәр форум территориясендә урнаштырылган махсус тартмаларга кабул ителәчәк.

GUM-1

Форумның белем бирү программасы 5 юнәлешне берләштерә: “IT”, “Шәхси нәтиҗәлелек”, “Карьера һәм уңыш белән идарә итү”, “Үз кулларың белән яса” һәм “Эко-Татарстан”. Программа кысаларында төрле юнәлештәге мастер-класслар, тренинглар, күренекле галимнәр, мәдәният һәм сәнгать әһелләре белән кызыклы очрашулар уздыру каралган. Бәхәс мәйданчыкларында экология өлкәсенә кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышулар була. Катнашучылар белгечләр белән берлектә аларны хәл итү юлларының креатив ысулларын эзләр дип көтелә.

Мәсәлән, форумда татар тәрҗемәче-роботы тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта рус телендәге җөмләләрне шунда ук чит телләргә тәрҗемә итә торган махсус кушымталар бар. ТР Фәннәр академиясенең Гамәли семиотик институты белгечләре хәзерге вакытта татар телендәге сүзләрне, җөмләләрне бүтән телләргә тәрҗемә итә торган кушымта әзерләү белән мәшгуль. Әлеге кушымта өчен кирәкле мәгълүмати базаны шушы форум кысаларында туплау ниятләнә. Бу, бер яктан, яшьләрне ТР Фәннәр академиясенең бу юнәлештәге эшчәнлеге белән таныштыруны күздә тота. Икенче яктан, институт яшь буынга татар теленең технологияләрдә яши торган тел икәнен күрсәтәчәк.

GUM-9698

Тагын бер төп темаларның берсе – “Сәләт” фестивале тарихы гына түгел, ә Биләр тарихы да. Бу уңайдан бик күп чаралар планлаштырылган. Әйтик, интеллектуаль спорт эстафетасындагы сорауларга җавап бирү өчен катнашучылар Биләр тарихыннан да хәбәрдар булырга тиеш. Кичке мәдәни чараларның берсе “Без кайттык сиңа, Биләр” дип атала. Анда кунакларның да, катнашучыларның да тарихка багышлап чыгыш ясавы көтелә. Шул рәвешле, форумга килүче һәркемнең милли тарих мохитенә чумачагына ышаныч бар.

Бай эчтәлекле белем бирү программасыннан тыш, традицион рәвештә, форум кысаларында интеллектуаль спорт эстафетасы, шулай ук “Нәрсә? Кайда? Кайчан” интеллектуаль уены буенча турнир үткәрелә.

GUM-8848

Җыелма командалар арасында футбол, волейбол, шахмат һәм башка спорт төрләре буенча чемпионат уздыру ниятләнә. Форум дәвамында музей-тыюлык территориясендә радио, телевидение эшләячәк. 3-7 яшьләрдәге сабыйлар өчен исә “Бәләкәч” балалар мәйданчыгы оештырыла.

Искәртеп үтик: “Сәләт” фестивале 20нче тапкыр оештырыла. Соңгы 5 елда ул халыкара дәрәҗәдә үткәрелә. Быел форумда Татарстаннан, Россия төбәкләреннән, ерак һәм якын чит илләрдән 5,5 меңләп кеше катнаша. Алар арасында фән олимпиадаларында, конференцияләрдә, төрле иҗади конкурсларда, спорт ярышларында катнашып уңышка ирешкән 12-17 яшьләрдәге 3,5 меңләп яшүсмер исәпләнә. Форумга күренекле галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, мәдәният һәм сәнгать вәкилләреннән, шулай ук “Сәләт” хәрәкәте ветераннарыннан 200шәр кунак, якын һәм ерак чит илләрдән килгән 200ләп милләтәшебез, меңләп студент, 100ләп журналист чакырулы.

GUM-9194

Чараны ТР Президенты ярдәме белән ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, “Сәләт” фонды, ТР Фәннәр академиясе оештыра.