“Сәләт» йортында — Тукай иртәсе

Бүген “Сәләт” йортының иртәсе Тукай шигырьләре белән башланды. Биредә сөекле шагыйребез Г. Тукайның тууына 130 ел уңаеннан нәфис сүз осталары бәйгесе үткәрелде. Әлеге шигъри көч сынашуда КФУ студентлары да актив катнашты.

Чараның максаты —  әдәбият өлкәсендә сәләтле балалар һәм яшьләрне билгеләү, аларга юнәлеш күрсәтү, әдәбият, мәдәният буенча бүгенге буында эстетик зәвык тәрбияләү, яшьләр игътибарын татар әдәбиятына юнәлдерү, Габдулла Тукай исемен мәңгеләштерү.

Ярыш Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарстан Республикасы иҗтимагый «Сәләт» яшьләр фонды, «Сәләт» яшьләр үзәге дәүләт бюджет оешмасы һәм «Таттелеком» акционерлык җәмгыяте тарафыннан беренче тапкыр узыдырыла.

Катанашучылар берничә яшь төркеменә бүленгән. Бәйге үзенә Тукай шигырьләренә мөкиббән киткән 120 катнашучыны җыйган. Барлыгы 160 гариза кабул ителгән була. Бәйгенең географиясе дә киң: Татарстанның барлык районнарыннан кала, Башкортстаннан да катнашучылар булган.

Катнашучыларның осталыгын Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының мәртәбәле артистлары: Наил Дунаев, Миләүшә Шәйхетдинова, Әсхәт Хисмәт, Зөлфия Вәлиева, Резеда Гарипова, шагыйрьләр: Фәнил Гыйләҗев, Рифат Сәләх, радио-ТВ хезмәткәрләре: Линар Закиров, Венера Иванова, Алисә Җамалиева бәяләделәр.

Раил САДРЕТДИНОВG4x-3TXdLMM