“СӘЛӘТ”КӘ НУР БУЛЫП

“Сәләт” йортында Флүс Латыйфи исемендәге V “Сәләт”кә нур булган йолдызлар” ачык әдәби бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Аларның күбесе КФУ студентлары.

AVQlZ9uuDBQ

«Сәләт»кә нур булган йолдызлар» — Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм «Сәләт» хәрәкәтенең «Идел» һәм «Ялкын» журналлары белән берлектә үткәрелә торган ачык әдәби конкурсы. Беренче тапкыр 2013-нче елда оештырыла. Быел ул күркәм дата – сөекле шагыйребез Г. Тукайга 130 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

Әдәби бәйгенең максатлары булып әдәби иҗат өлкәсендә сәләтле балаларны һәм яшьләрне барлау, аларның үсешен тәэмин итү; татар әдәбияты белән кызыксыну уяту; яшьләрдә зәвык һәм әдәби культура тәрбияләү тора. Конкурста 12 яшьтән алып 22 яшькәчә мәктәп укучылары һәм студентлары катнаша ала. Быел, мәсәлән, «Сәләт»кә нур булган йолдызлар» ачык әдәби бәйгесендә катнашырга теләк белдереп 350дән артык гариза кабул ителгән. Оештыру комитеты Татарстан һәм Башкортостан Республикаларыннан килгән 307 эшне сайлап алды. Конкурс шигърият, проза, драматургия, балалар әдәбияты һәм публицистика номинацияләрендә үтә. Быел мөхтәрәм юбилейны каршылап тагын берсе – “Тукайга хат” эсселар номинациясе дә өстәлгән. Казыйлар шурасына Татарстан Язучылар союзы әгъзалары, танылган шагыйрьләр, язучылар, журналистлар керә.

-or_DhVJ8W8
«Шигърият» номинациясе җиңүчеләре: 1 урын (уң як) — Гүзәл Закирова (КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты); 2 урын (сул як) — Алсу Сәлахова (КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты); шагыйрь Рөстәм Зәкуан белән.

Оештыручылар белдерүенчә, эшләрнең өчтән бере «Шигърият» номинациясенә җибәрелгән: бу бүлектә барлыгы 176 эш катнаша! Шулай ук хәзерге яшьләр «Проза» номинациясе белән дә бик кызыксына икән. «Тукайга хат» номинациясе буенча эсселар да байтак.

Жюри әгъзалары һәр эшне җентекләп тикшергән, һәрберсенә рецензия язган. Бүләкләү тантанасына җыелган катнашуларның һәрберссенә үз әсәрләре турында фикерләрен җиткерделәр, нинди юнәлештә үсәргә кирәклекне аңлаттылар. Мәсәлән, “Балалар әдәбияты” номинациясе казые, “Салават күпере” журналы мөхәррире Зилә Хөснетдинова әйткәнчә, әлеге номинациядә катнашучылар ничек кече яшьтә, җибәргән эшләре, язган хикәяләре, әкиятләре кызыклырак, мавыктыргычрак икән. Казый фикеренчә, балалар әсәре тудыру иң читене, чөнки биредә һәр сүз үз урынында булырга тиеш. Һәр номинация буенча жюри үз юнәлешендә иҗат итүне авыр дип саный. Чөнки иҗат – ул катлаулы, эзлекле процесс.

"Шигърият" номинациясендә 1 урын иясе - Гүзәл Закирова (КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты)
«Шигърият» номинациясендә 1 урын иясе — Гүзәл Закирова (КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты)

Менә алар,  Флүс Латыйфи исемендәге V “Сәләт”кә нур булган йолдызлар” ачык әдәби бәйгесе җиңүчеләре, КФУ студентлары:

  1. Сөмбел Вәлиева. КФУ Мәгариф һәм психология институты.
  2. Галиева Алинә. КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
  3. Гөлия Гәләвиева. КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
  4. Эльза Гыйздәтова. КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
  5. Гүзәл Закирова. КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
  6. Зилә Сабитова. КФУ КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
  7. Раил Садретдинов. КФУ Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникация институты
  8. Ландыш Салихова. КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.
  9. Алсу Сәлахова. КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.

10 Лилия Сәлимҗанова. КФУ Алабуга институты

11. Шакирова Гөлфинә. КФУ Алабуга институты

  1. Гөлүсә Шиһапова. КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты.

КОТЛЫЙБЫЗ!

Раил САДРЕТДИНОВ