«Сәләт» үз «Оскар»ын тапшырды

Сәләт, сәмрух, сәлкешләр дигән сүзләр 19 февраль кичендә Пирамида концертлар залында көчле яңгырады.

Кичә, 19 февральдә, «Пирамида» концертлар залында чын-чынлап кызу булды, чөнки биредә «Сәмрух-2019» еллык Премиясен бүләкләү тантанасы узды.

Сәламләү сүзләре белән Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, «Татарстан Республикасы энергия саклау технологияләрен газлаштыру һәм инженерлык челтәрләрен үстерү Фонды» ГКУ генераль директоры Җәүдәт Миннәхмәтов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының социаль үсеш идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Лотфулла Шәфигуллин һәм башкалар чыгыш ясады. Сәхнә йолдызлары Римма Ибраһимова һәм Илназ Сафиуллин да котлау сүзләрен җиткерде.

«Сәләт» республика яшьләр иҗтимагый фонды иң яхшы сәлкешне, әйдаманнарны, директорларны, клубларны, аланнарны, берләшмәнең остазларын һәм партнерларын бүләкләде.

«Ел сәлкеше» — Рәлинә Фәварисова, «Ел әйдаманы» — Гөлназ Гатина, «Ел өлкән әйдаманы» — Зәринә Хәлилова, «Ел директоры» — Алсу Ганиева булды. «Форум башҗитәге» номинаөиясендә «Ел кулдашлары» исеменә Әдилә Камалова белән Илнур Зиннәтов лаек булды, «Ел клубы» нда Сәләт-Яшел Үзән клубына тиңнәр юк. Ә «Ел аланы» номинациясендә Сәләт Яр Чаллы аланы беренчелекне алды.

2015 елдан башлап, «Сәләт» фонды, актив балаларны, яшьләрне, «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли. Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм яшьләрне бүләкләү традициясе тагы күп елларга сакланыр дип ышанабыз.

Айдар ГАЛИМОВ. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.

Фото: «Татар-информ»