«Сәләт» үз оскарын тапшыра

19 февраль көнне «Пирамида»да «Сәләт» Яшьләр оешмасы «Сәмрух» ел премиясен тапшыра. Тантана 17:30 минутта башлана. Быел ул бишенче тапкыр үткәрелә. 

2015-нче елдан башлап, «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән, актив балаларны, яшьләрне, остазларны, аланнарны, Сәләт Клубларын «Сәмрух» ел премиясе белән бүләкли.

Премиянең максаты – Сәләт хәрәкәтендә катнашучы сәләтле балаларны һәм яшьләрне бүләкләү, Сәләт активистларының, партнерларының, Сәләт проектлары авторларының һәм оештыручыларның эшенә бәя бирү.

Премия «Ел сәлкеше», «Ел әйдаманы», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел кулдашлары», «Ел аланы», «Ел клубы», «Сәләт җырлый» номинацияләрендә билгеләнә.

Премия дүрт этапта уздырыла:

1нче этап – гаризалар кабул итү.

2 нче этап – катнашучыларны портфолио нигезендә сайлап алу. Быел конкурска 67 гариза кабул ителгән. Шуларның 50се портфолио нигезендә сайлап алуны узган.

3 нче этап – катнашучыларны әңгәмә нигезендә сайлап алу.

«Ел сәлкеше», «Ел өлкән әйдаманы», «Ел директоры», «Ел кулдашлары», «Ел аланы», «Ел клубы» номинацияләрендә сайлап алу этаплары узган. Катнашучылар үзләре белән таныштырырыга, жюри сорауларына җавап бирергә, шулай ук кайбер номинацияләрдә педагогик очракларны хәл итү кебек биремнәрне чишәргә тиеш була. Жюри әгъзалары – министрлык һәм ведомство вәкилләре, яшьләр сәясәте өлкәсендә эшләүче белгечләр, Сәләт активистлары һәм дуслары. Ел әйдаманы ноябрьдә узган «Әйдаманнар ярышы»нда ачыкланган иде инде. Быел ул – «Сәләт Саба — 2019» әйдаманы Гөлназ Гатина. Аңа «Сәмрух» премиясе генә түгел, чит илдә уку-укыту семинарында катнашу мөмкинлеге дә бирелә. Ә «Сәләт җырлый» номинациясендә, исеменнән аңлашылганча, Сәләт җырлары ярыша һәм җиңүчене selet.biz сайтында ачык тавыш бирү юлы белән ачыклыйлар.

Җиңүчеләргә дипломнар, Сәләт партнерларыннан истәлекле бүләкләр һәм fund.selet.biz краудфандинг платформасында тупланган акчалата бүләк тапшырыла. fund.selet.biz платформасына теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала.