Сәләтле студентларыбызны белик!

“Уку – энә белән кое казу”, — диләр. Мин бу сүзләр белән бик килешәм. Югары белем алу тагын да күбрәк тырышлык, өлгерлек, зирәклек таләп итә. Күңелен биреп укыган кеше бүген бик сирәк. Күпчелек диплом өчен генә йөри, әле, өстәвенә, киләчәген дә үз белгечлеге белән бәйләми. Киләсе язманың герое алдарак әйткән сирәк кешеләр төркеменә керә дә инде. Аның турында мин курыкмыйча Университетыбызның горурлыгы дип әйтә алам.

Язмамның герое — Корольков Роман Владимир улы 2015 нче елны Чистай шәһәренедә урнашкан Казан Федераль Университетының “Табигатьне саклау һәм су файдалану объектларын кору” бүлеген тәмамлый. Бүген ул укуын КФУның Экология һәм табигатьтан файдалану институтының “Экологик куркынычсызлык һәм тирә-юнь мохитне саклау өлкәсендә идарәчелек” магистрлык программасы буенча дәвам итә.

Роман белән мин тулай торагыбызда танышу бәхетенә ирештем. Төс-биткә дә бик чибәр, тырышлыгы да, акылы да бар. Этаждагылар арасында алтын куллы булуы белән танылган егет. Нинди генә үтенеч белән керсәң дә, ул сине беркайчан борып чыгармас, кулыннан килгәнчә ярдәм итәр. Үзе бик итагатьле, матур итеп сөйләшә. Акыллы булуы әллә каян күренеп тора.

Аны бик сирәк үзендә туры китереп була. Чөнки Роман уку белән эш арасында йөри. Кайберәүләр укуда җитешмәвен, эшләп йөрүенә сылтый. Әмма Роман, бу мифны кире кагып, эшләп тә әйбәт укып йөрү мөмкинлеген раслый. Ул сәләтле тырыш студентлар исемлегенә керә. Роман ике тапкыр югары дәүләт академик стипендиягә лаек була. 2015 нче елда КФУның 25 иң яхшы уку тәмамлаучы отличниклар исемлегенә керә. Яхшы укуы һәм фәнни эшчәнлектәге казанышлары өчен 2016 нчы елда В.И. Вернандский фонды стипендиясенең ачык бәйгесендә җиңүче дипломы иясе була. Өстәвенә, Роман төрле Бөтенроссия һәм Республика күләмендәге бәйге һәм конференцияләрдә катнаша. Монда “Реализуй свою идею” дип исемләнгән иң яхшы бизнес проект бәйгесе, “Студенческий научный форум 2013” дип исемләнгән V халыкара студентлар өчен электрон фәнни конференциясе һәм “Проблемы, идеи, инновации: агропромышленный комплекс России” гамәли-практик конференциясе керә. Табигый-фәнни юнәлеш буенча 2014 нче елның КФУ студентлары арасында иң әйбәт фәнни эш бәйгесендә катнашып, ул катнашучы, ә “Яшьләр форумы 2014: яшь инноваторлар”да җиңүче дипломы иясе. Шулай ук ул “Ел студенты — 2014” бәйгесенең “Ел интеллекты” номинациясендә җиңеп, лауреат дипломы белән бүләкләнә.

Роман шулай ук иҗади шәхес. 2014 нче елның апрелендә ул Италиядә “Dictionary for boundaries: the Florence in works the world of famous people. Project dictionary for guides and tourists” дип исемләнгән Халыкара студентлар семинарында катнаша.

Роман иҗтимагый тормышны да читләтеп узмый. “Беренче курслар көне», “Студентлар язы» фестивале ансыз үтми; “Бөек Ватан сугышында җиңүгә” багышланган һәр елны үтә торган Самбо көрәше буенча җирле турнирны үткәрүдә дә ул зур ярдәм күрсәтә.

2014 нче елның августыннан ул Татарстан Республикасындагы Бөтенроссия Иҗтимагый Оешмасы Рус Географик Җәмгыятьнең җирле бүлеге белән актив хезмәттәшлек итә башлый. 4 курста укыган вакытта аның әгъзасы булу теләген белдерә һәм бу морадына ирешә дә. Шушы оешма әгъзасы буларак, Роман фридайвинг, дайвинг, акватлон тренировкаларына йөри. Акватлон буенча 2015 нче елның 31 гыйнварендә узган ярышта катнаша.

2015 нче елны Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министрлыгындагы V Республика форумында “Куркынычсызлык” секциясе буенча “Экологическая экспедиция: «Малые реки Татарстана” экспедиция проекты яклый. Әлеге проект яшьләрнең экологик культурасын формалаштыруга һәм аларны табигый-фәнни юнәлешкә тартуга юнәлдерелә һәм шул ук елның җәендә тормышка ашырыла.

2016 нчы елның апрелендә гомумшәһәр өмәләре кысаларында Роман “Чистые берега: Пруд Адмиралтейский” дип исемләнгән экологик акция башлап җибәрүчесе һәм җитәкчесе булып чыга һәм шушы ук елның августында аның җитәкчелегендә “Малые реки Татарстана. Свияга” дигән эре иҗтимагый әһәмияткә ия проект – экология экспедициясе тормышка ашырыла.

Менә шулай. Кемдер студент вакытын әрәм-шәрәм итеп, юкка уздыра. Ә кемдер бар көчен һәм тырышлыгын куеп, яңадан-яңа үрләр яулый, Университет өчен дә, җәмгыять өчен дә бик зур файда китерә. Минемчә, Роман турында алга таба әле бик күп тапкыр ишетергә туры килер. Аңа алга таба уңышлар теләп калабыз, афәрин!

Зилия Хәбибуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.