«Сәлам, Актәпи!»

Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында яңа премьера — “Сәлам, Актәпи!” (“Пушистая мечта”) спектале. Ул апрель аенда узган «TAMGA» I режиссерлык лабораториясе нәтиҗәсендә сайланган эскизларның берсе. Әсәрнең авторы — Александра Сальникова,  Халисә Уразова тәрҗемәсе.

“Сәлам, Актәпи!” – шартлылык традицияләрендә кечкенә форматта куелган спектакль. Төп һәм эпизодик геройлар урынына сәхнәдә тамашачыларга балачак истәлекләрен бәян итүче берничә персонаж катнаша. Аларның барысының да хыялы бер – ЭТ алу.

“Театр кием элгеченнән башлана”. К.Станиславскийның бу сүзләрен “Сәлам, Актәпи” туры мәгънәдә тормышка ашыра. 50 тамашачыга тәгаенләнгән спектакльне артистлар гардеробта уйный.

Спектакльнең режиссеры – “Алтын битлек» театр премиясе номинанты, театр рәссамы, бәби-театр һәм курчаклар белән шөгыльләнүче Александра Ловянникова (Мәскәү).

Аның эшләре Россия, Испания, Төркия, Хорватия, Эстония, Көньяк Корея һәм Казахстан фестивальләрендә катнаша. «Камера обскура» һәм «Мойры Петроградского района» спектакльләре «Алтын битлек»кә дәгъва ителгән.

“Минем беркайчан да татар телендә сөйләшүчеләр белән эшләгәнем булмады. Татар телендә спектакльне дә беренче тапкыр куям”, – ди режиссер.

Спектакльнең премьерасы 26, 27 октябрь көннәрендә 13:00 һәм 17:00 сәгатьләрдә була.