Сәлам, Габдулла!

Быел, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында, тагы бер вакыйга –«Сәлам, Габдулла» дигән флешмоб узачак.

Казанда ике Тукай һәйкәле бар. Берсе – Опера һәм балет театры янында, икенчесе – Пушкин урамында.Флешмобның максаты – әлеге ике һәйкәл арасында кешеләр чылбыры сузу. Чылбыр Театральная, Дзержинский, Пушкин урамнарыннан узачак. Һәйкәл янында торган беренче кеше: «Сәлам, Габдулла», – дип, үзен Тукайга таныта, һәм күршесе белән таныша. Аның күршесе, шул рәвешчә, эстафетаны икенче ягындагы кешегә тапшыра. Танышу шушы тәртиптә бара, ә соңгы кеше «Саумы, Габдулла», – дип, акцияне тәмамлый. Бу чылбыр – Тукайга кайту, аңа кул бирү, шагыйрьне халыкка якынайту.

Сәлам, Габдулла! Без әле синең телдә сөйләшәбез!