Сөюдә генә чын сәгадәт
(Г.Ибраһимов)
Син мине бу явыз шәһәр күзләреннән сакла, кулларыңа алып кысып-кысып кочакла һәм дәшми генә ярат…Ә соңыннан гадәттәгечә калдыр мине, ташла һәм кит…
Минем белән килешерсез, күбебезнең еш кына «Без бер-беребезне ярты сүздән, бер караштан аңлыйбыз» ише сүзләрне ишеткәне бар, әмма алар ни өчендер чынбарлыкка туры килми, моны бары тик сериаллар карап «шашкан», үзләрен идеаль пар итеп күрсәтергә теләгән хыялый кешеләр генә сөйли кебек иде миңа. Ничек инде каядыр, синнән еракта яшәгән, тормыш вакыйгаларыңның берсен дә моңарчы күрмәгән, белмәгән бер адәм баласы Сине ярты сүздән аңласын?Бу ни дигән сүз? Ул бит экстрасенс түгел!
Ул бит синең фәрештәң түгел…Ул бит еракта…
Әмма шулай була икән, чыннан да, тормышта Син уйламаганда, көтмәгәндә юлыңда берәү очрый һәм шул берәү төнеңдә кояш нуры булып балкып, үз җылысына күмә икән. Син аны күрми, сизми кала алмыйсың, ул белдерми генә барлыкка килә.Менә шул берәү синең тормышыңны тамырдан үзгәртә, йөзеңдәге бәхетле елмаюыңның сәбәпчесе була, сине һавада тузганактай очындыручы бер җил була, җаныңның дәвамы була икән.Әмма шул ук вакытта салкын төндә күңелең төбенә, түренә урнашкан күз яшьләреңне түгәргә мәҗбүр итүчесе дә нәкъ менә ул була икән. Ә иң кызыгы беләсеңме нәрсәдә? Менә шул дәрәҗәдә чыннан да синең дәвамың булган бу кеше сине дөньяңда берүзеңне калдырып китеп тә бара икән…Син бу кешене гомереңдә БЕР генә күреп калырга да мөмкинсең, ә бәлки берникадәр вакыт аралашырсың, әмма барыбер ахырдан сезнең юлларыгыз ниндидер сәбәпләр аркасында аерылыр, тик шулчак син шушы гадел булмаган тормышка, вакыйгаларга, бар дөньясына ләгънәт түгел, ә рәхмәт укырсың, үзеңнең кечкенә генә дөньяңда шундый кеше булып киткәненә чиксез рәхмәтеңне укырсың.
Шуның өчен дә ул тормыш, катлаулы, авыр, әмма шулкадәр кадерле, син үзең тудырган бер гәләм.