Сүз иреге

Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр,
Күңелдә йоклаган дәртне уятыр.
Габдулла Тукай.

…Театрга бардык. Күптән барган юк иде. Аллага шөкер, ниһаять, мине дә кузгата алган дус кызыма рәхмәт! Спектакльнең дә ниндие бит әле: ничә еллар буе зур сәхнәдән төшмәгән, татар яшәгән һәр авылда диярлек үзешчәннәр тарафыннан дистәләрчә ел буе куелган “Галиябану” спектакленә! Ох! Эх!
…Менә шул “Эх!” сүзе тамашаны карап, залдан чыгып китәр алдыннан яңгыраган булса иде лә… Дөрес, бу авазлар тезмәсе күңелдә тагы бер тапкыр яңгырады. Тик башка төрлерәк. Күп нокталар белән һәм, якут телендәге кебек, сузык авазны бик нык сузып һәм интонацияне бик нык түбән төшереп: “Эээээээээх…”
…Менә шулай. Авылда үзебезнең укытучылар куйган Галиябанудан күз яшьләре түгеп, Хәлил-Галиябануның саф сөюенә сокланып, бәхетсез кызны һәм аның бәхетсез әти-әнисен чын күңелдән кызганып, күңелне бушатып кайта идек. Ул вакытта без дә әле мәктәп укучылары гына идек. Үзебезгә тиң яр турында хыяллана идек… Ә бүген залның яртысын тутырып утырган 12-16 яшьлек мәктәп балаларын кызганып кайттым.
Галиябануыбыз – секси. Аннан да бигрәк, аның әнисе секси. Ял итәргә чалкан сузылып яткан Бәдри өстенә менеп атлана һәм бик дәртләнеп үбешә. Бәдри хатынының шундый сексуаль булуыннан бик канәгать. Әйе, заманча. Әгәр мин порно карап үскән 13-14 яшьлек кыз булсам, моны нормаль дип кабул итәр идем, мөгаен. Галиябану да әнисеннән бик калышмый: Хәлилне тәрәзәдән бүлмәсенә тартып алып, төн куна. “Галиябану, сылуым-иркәм, тәрәзәдән тартып ал”. Әлбәттә, кочаклашалар-үбешәләр инде, аннан башка ничек булсын?! Озак һәм тәмле итеп. Юк, мин җенси хисләргә һич кенә дә каршы түгел, киресенчә, бу өлкәдәге хәзерге мәгърифәтчелек реализмын бик тә кирәкле әйбер дип саныйм һәм аннан баш тартмыйм. Әмма башка кешеләрнең үбешкәнен ләззәтләнеп карап торырга өйрәнеп җитеп булмый бит, каһәр суккыры. Бу яктан мин режиссер Илгиз Зәйниевтән бик артка калганмын инде, шиксез.
Ярар, кем әйтмешли, бу төп проблема түгел әле монда. Мине яшь актерларның һөнәри осталыгы ачылмавы борчуга салды. Моны яшьлек белән бәйләп акларга була, тик бер очракта гына: әгәр алар үзләренең уенының сыйфатсыз икәнен танып, үзгәрү юлына бассалар. Мин, Станиславский сүзләре белән әйткәндә, ни Хәлилгә, ни Галиябануга ышанмадым. Юк алар арасында мәхәббәт, юк! Бергә кушылып, секс белән шөгыльләнеп алу теләге көчле, әмма мәхәббәт юк… Бу урында, нигәдер, “Граница: таежный роман” фильмындагы Рената Литвинованың “Ноль секса, ноль” дигән сүзләрне әйткәндәге йөзе искә төшә. Әмма секс – 100%, мәхәббәт – ноль… “Ноль любви, ноль…”
Тәк, балалар, ә хәзер, рәхим итеп, тәрбия дәресен тыңлагыз. “Галиябану” спектакле буенча. Хатын-кызга акырырга мөмкин, җикеренергә, аны кыйнарга була, кул күтәрергә, төртеп егарга, артына тибәргә. Нәкъ шулай. Спектакльнең буеннан-буена Бәдри – Галимәбануны, Хәлил Галиябануны гел эткәли дә төрткәли. Исмәгыйль Галиябануны тәрәзәдән артына тибеп, кире өенә кертеп җибәрә. Галиябану, традицион рәвештә, сәхнә буйлап чабып йөри. Ну, нормаль инде, бу бит заманча Галиябану! Сексига карата тагы нинди мөнәсәбәт булырга мөмкин? Бәлки, ул садомазохизм төрләрен яратадыр? Яшүсмерләрне моның белән шаккаттырып булмый, алар “50 оттенков серого”ны укыган һәм караган кешеләр…
Бәдри – гаҗәп кеше. Шулкадәр хөрмәт иткән актерымны шулкадәр кызгандым. Ул бит “Язмышлардан узмышлар юк” телефильмында “рольгә керәм” дип, сакал үстереп, кырынмыйча ай буе йөргән кеше, геройның эчке халәтен шулкадәр төгәллек белән чагылдыра ала торган минем иң яраткан актерларымның берсе! Юк инде Бәдри, юк… Ни кызганып булмый аны, ни хөкем итеп…
Икенче яктан караганда, аның кулын кысарга кирәк. Бу рольне уйнарга риза булганы өчен.
Исмәгыйль. Мин аның сәхнәгә ничек килеп кергәнен бөтенләй күрми һәм аңламый калдым. Кичке уенга җыелган яшьләр арасында тавыш-гаугасыз буталып йөрде дә, авыл яшьләре таралгач, бернинди паузаларсыз, логик басымнарсыз үзенең кимсетелгән мин-минлеге турындагы монологны тезеп китте. Хис – ноль. Юк, бөтенләй үк өметсез дип әйтә алмыйм мин аны. Кайсыдыр моментта (Хәлилне үтерергә җыенганда бугай) тавышында ниндидер ноталар барлыкка килде. Кайчакта 40 градуслы салкыннарда машина шулай кабынып алгалый. Менә син ачкычны оясында борасың, бераз вакыт тотасың, стартер эшли башлый, бер-ике тапкыр эләктерә… менә хәзер… хәзер… кабын инде, кабын! Юк, кабынмый. Салкын…
Ә менә биюләре шунда ук күңелне яулап алды. Аларны кем куядыр, белмим, әмма мин караган бер генә спектакльдә дә хореограф эшенә зарлана алмыйм. Афәриннәр генә аңа!
Сәхнә бизәлеше ярлы иде. Сәхнә өстен әйбәтрәк бизәгәннәр, биектәге тәрәзәләрдә кабынып-сүнеп алган утлар бу тамашаны күзәтеп торган авыл халкы барлыгын сиздерә. Миңа бусы ошады. Әмма тулаем сәхнәнең ярлылыгы күзгә нык ташлана.
Тагы бер нәрсә игътибарны җәлеп итте: икенче кисәктә сәхнәнең нәкъ уртасыннан метрдан киң зәңгәрсу тасма уза һәм тамаша залына салынып төшә. Бу – чишмә. “Менә бит булдырганнар, ничек уйлап тапканнар, молодецлар”! дип уйлап бетерергә өлгермәдем, күмәк күренешләрнең берсендә бер кыз, аякларын залга асылындырып, шул “чишмә”нең нәкъ өстенә чапылдатып җәелеп утырды. “Тор инде, арт ягың суда калды бит!” дип әйтеп булмый бит аңа…
Нигә бу пьесаның ахырын күрсәтмәделәр? Белмим. Ахырында көчле тәрбияви моментлар бар бит аның. Ата-ананың үкенүе. Кайда ул? Юк, однакы. Тәрбия, Киса Воробьянинов сүзе белән әйткәндә, “здесь не уместно!”
Бу спектакльне караганда, берара үземнең сәламәтлегем өчен дә бик борчылып алдым. Колак җәнапләре үз хезмәтләрен үтәүдән баш тарта дип уйлаган идем. Алай түгел икән, чөнки янымда утырган иптәш кызымның да, аның гаиләсенең дә, хәтта тирә-юньдәгеләрнең дә шундый ук проблемасы барлыгы ачыкланды. Алай гына да түгел, иптәш кызым: “Әле ярый тугызынчы рәттә утырабыз, ә менә “Хуҗа Насретдин”дә артта утырган идек, анда күренми дә, ишетелми дә”, – диде. Актерларның гел идәнгә карап, авыз эченнән үз-үзләренә сөйләвенә игътибар иттем. Бәлки, алар ниндидер без белмәгән физика законнарын беләләрдер, тавышны идән өстеннән чагылып, безгә таба очып китә дип уйлыйлардыр. Безне лекция укырга өйрәткән укытучы җаннарыбызны алды: авызны ачтыра иде дә, тешләр арасына өч бармакны горизонталь рәвештә тыгып, биш минут шул хәлдә торырга мәҗбүр итә иде. Сез дә шулай эшләп карагыз әле. Авыз маймылныкы булып җәелә, аның каравы, дикция, попугайныкы кебек, һич кимчелексез булып формалаша. Соңгы елларда театр актерларының дикциясен рәтләгән кешене эштән кыскартканнар, ахры. Эш хакы – 20 мең сум – ул бит алдагы бер рәттән көн саен кергән табыш, ничек инде шулкадәр акчага дикция укытучысын асрап була? Режиссер каян белсен ул тамашачының болай да наушниклар белән саңгырауланып беткән колак проблемасы турында?
Мин режиссерга һәр спектакльнең премьерасын иң соңгы рәткә утырып карарга тәкъдим итәм. Беренче рәткә утырып, кем дә карый ала ул, ә менә арткы рәттәге тамашачы үзен ничек хис итә икән? Режиссер бу турыда уйларга тиештер бит инде.
Уйларга тиеш… Үземнең юләрлектән үзем көлеп куям. Нишләп режиссер уйласын ди инде… Аның эше беткәнмени. Менә син уйла. Төне буе йокламыйча, “Нишләп әле безнең Камал театры спектакльләреннән “Башка бармыйм!” дип, җенләнеп кайтасың да, нәрсәгәдер өмет итеп, тагы барасың. Нигә?” дип уйла. Җавабы таң атканда, гадәттә, билгеле була. “Тагы нәрсә белән шаккаттырырлар икән болар?” дип барасың инде… Монда сөю-сөенү, моңлану-сагышлану хисләрен күңелеңә тутырып кайта алмыйсың, әмма сиңа ияреп, хис барыбер өйгә кайта бит… Шаккату хисе…
…Камалга барган идем, шаккатып кайттым әле, җәмәгать…

Халисә Ширмән