Сүзлекләрнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге

14 нче декабрь көнне Казан (Идел буе) федераль университетының Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасында үткәрелеп килә торган “Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары” дигән түгәрәкнең чираттагы утырышы булды. Түгәрәкнең кунагы – филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты лексикография бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, филология фәннәр кандидаты, күпсанлы фәнни хезмәтләр авторы Ринат Таһир улы Сәфәров сүзлекләр төзү эше турында сөйләде. Ринат Сәфәров әлеге өлкәдә тугыз ел эшли. Бүгенге көндә бүлекнең хезмәткәрләре VII томнан торган аңлатмалы сүзлек төзү эше белән шөгыльләнәләр. Яшь галим татар халкы өчен кыйммәтле хезмәт – Р.Г. Әхмәтьяновның II томнан торган «Татар теленең этимологик сүзлеге”нең фәнни редакторы булган. Ринат Таһир улы студентларга сүзлекләрнең үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында тәфсилләп сөйләде. Әлбәттә, бүгенге көннең актуаль мәсьәләсе – татар телендә алынма сүзләрнең бик еш кулланышына да аңлатма бирде. “Телебезгә чит тел лексемаларын күпләп куллану дөрес түгел, ләкин татар телендә атау өчен сүзе булмаган күренеш яки предметны алынма сүз белән әйтү, минемчә, хата булмас, чөнки бүгенге көндә абсурд дәрәҗәсендәге татарча сүзләр уйлап табалар. Кыскасы, алынма сүз татар теленә кереп киткәч, ул рус сүзе булып саналмый,” – дип үз фикерен белдерде галим.

Ринат Таһир улы Сәфәров, студентларның соравына җавап итеп, электрон сүзлекләр һәм электрон тәрҗемәче булдыру мәсьәләсенә дә кагылып үтте. Аның фикеренчә, лексикография бүлеге хезмәткәрләре мондый сүзлекләрнең нигезен төзи, аннан соң эш IT-белгечләр кулына тапшырыла. Мондый нигез бүгенге көндә җитәрлек дәрәҗәдә эшләнгән.

Очрашу бик җанлы һәм күңелле үтте. Ринат Таһир улы, яшь булуына карамастан, үз эшчәнлек өлкәсенә җаваплы карый. Нинди генә сүзлекләр булмасын, аларның һәрберсе үзенчәлекле һәм аерым бер төрле тырышлык таләп итә, шуңа күрә татар лексикографиясенең язмышы әлеге өлкәдә эшләүче галимнәр кулында. Тик шунысы кызганыч: бу өлкәдә эшләүчеләрнең саны бик аз. Галим әлеге җаваплы, әмма күп көч һәм белем таләп итә торган юнәлешнең киләчәктә яшь белгечләр тарафыннан үстерелергә тиешлегенә, моңа югары уку йортында белем алганда ук омтылырга кирәклегенә басым ясады.

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева,  1 курс студенты Ә. Вильданова әзерләде.

Чыганак: https://kpfu.ru/philology-culture/s1199zlekl1241rne1187-1199tk1241ne-b1199gengese.html