“Саба таңнары” кунакка килде

17 февраль көнне Журналистлар Союзына кунак булып “Саба таңнары” газетасы килде.

“Саба таңнары” газетасының бүгенге сулышы белән безне газетаның баш редакторы Рөстәм Габдерәүф улы Исмәгыйлев таныштырды. “Кукмара, Балтач, Арча, Теләче, Балык Бистәсе район газеталары коллективлары белән аралашып яшибез. Үзара киңәшләшеп эшлибез, мәгълүматлар белән бүлешәбез. Әмма халык аерыла, шуңа күрә мәгълүмат җиткергәндә дә моны истә тотып эш итәбез”, –  диде ул.

“Саба таңнары” редакциясендә 30 ел хезмәт куйган, бүген инде лаеклы ялда булган, әмма газета белән элемтәне өзмәгән Гөлсинә Галимуллина да үзенең эш тәҗрибәсе белән бүлеште. Ул безгә “Музей ничек ачыла?” дигән сорауга тормыш тәҗрибәсе аша җавап бирде. “Газетаның элеккеге редакторы Тәлгат Нәҗмиев газетабызның 70 еллык юбилеена 1 ай кала коллективны редакция урнашкан бинаның зур гына бүлмәсенә чакырып кертте дә, шул бүлмәдә музей ачасы килүен әйтте. Музей юбилейга әзер булырга тиеш! “Аны ничек ачасың? Музейга бит аңа экспонатлар кирәк!” –  дидем, аптырап. “Менә син бу эш белән шөгыльләнерсең дә”, –  диде ул үз чиратында. “Язмасаң язма, әмма музей юбилейга әзер булсын”, — диде Тәлгат Самат улы. Музейны ачыр өчен үзе дә зур көч куйды, мин дә элек газетабызда эшләгән хезмәткәрләр белән аралашып, һәрберсенең өендә булып, экспонатлар җыйдым. Музейга бик күп экспонатлар килде һәм ул билгеләнгән датага әзер дә булды”, –  дип музейның тарихы белән таныштырды Гөлсинә ханым.

Газетаның тарихы белән безне редакциянең бүлек мөхәррире, музей җитәкчесе Ильмира Галимуллина таныштырды. Редакциядә бүгенге көндә хезмәт куючылар турында төшерелгән фильмны карагач, редакциядә булган кебек хис иттек үзебезне.

“Саба таңнары”нда озак еллар эшләп, укучылар мәхәббәтен яулаган журналист Фәнил Мәүлетов бу очрашуда бөтенләй башка яктан – шагыйрь буларак ачылды. Журналистика дөньясына да нәкъ менә шигырь аша килеп кергән икән ул. Фәнил абый яшь журналистларга “Беркайчан да әңгәмәдәшегезгә “Сез яңадан тусагыз, кабат шушы һөнәрне сайлар идегезме?” һәм “Сез бәхетлеме?” дигән сорауларны бирмәгез дип киңәшен дә җиткерде.

Очрашу бик җанлы барды. Студент елларында әлеге газетада практика үткән, үзенең тормышында зур роль уйнаган әлеге газета турында кафедра мөдиребез Васил Заһит улы Гарифуллин да якты истәлекләре белән бүлеште, үзенең шул елларда иҗат иткән язмалары белән таныштырды. Практика үткән чакта бер әбинең тавыклары тора торган келәтендә яшәгәнен, иртәнге сәгать бишкә редакциягә килеп җитеп, бирем алып, язма әзерләү өчен хезмәт алдынгылары янына ашыгуларын сөйләп, көлдерде һәм шаккаттырды. Печән өстендә йоклап, район газетасында практика үтеп йөрер идекме икән без хәзер дип уйлап куйдым… Эшен шул дәрәҗәдә яратканга күрә Васил абыебыз профессор дәрәҗәсенә күтәрелә алгандыр да, мөгаен.

“Казан утлары” журналында эшләүче язучыбыз Гөлзадә Бәйрәмова да бу очрашуга ашыга – ашыга килеп җитте. (Бер автобуста килдек J — авт.) Саба кызы булсам да, практиканы үтәргә Кукмара районына киттем, чөнки егетем Кукмарадан иде”, – дип шаяртып та алды ул. “Бу очрашуга килгән студентлар игътибар белән тыңлап утыра, шуңа сөенәм. Димәк, кызыксынасыз, киләчәктә өметле журналистлар да булып китәрсез”, –  дип шатлыгы белән бүлеште ул.

Кафедрабызның бер чарасыннан да читтә калмаган, “Яңа Гасыр” каналы алып баручысы Зөлфәт Зиннуров та “Саба таңнары” газетасының эшчәнлеген югары бәяләде. Бигрәк тә сайтының яхшы эшләвен әйтеп узды.

Очрашу азагында студентларның җәйге практикаларын “Саба таңнары” газетасында үтү мөмкинлеге турында сүз кузгатылды. Рөстәм Габдерәүф улы районыбыз җитәкчесе Рәис Нургали улы Миңнеханов тарафыннан редакциябезгә һәрчак якты караш, практика үтүче студентлар өчен дә тору урыны белән тәэмин итү проблема булмас дип ышанам”, –  дип белдерде һәм студентларны Саба районына чакырып калды.

Бай тарихлы “Саба таңнары” газетасы белән очрашудан һәркем күтәренке кәеф белән таралышты.

Илүсә Арикеева