Сабада «Серле каләм -2019» яшь журналистлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр

20 нче май көнне  Саба муниципаль районы күләмендә үткәрелә торган Васил Гарифуллин исемендәге “Серле каләм” иҗат бәйгесенең йомгаклау туры булып үтте.

Татарстанның Саба районында 2008 нче елдан бирле үткәрелә торган әлеге иҗат бәйрәмендә күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты. Алар – Саба муниципаль районы Башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Рәшит улы Кәримов, Казан федераль университетының милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улы Гарифуллин, КФУның милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты, Журналистларның “Бәллүр каләм” премиясе лауреаты Рәсимә Муллаян кызы Галиева, “Ялкын” журналының әдәби мөхәррире Айгөл Айрат кызы Абдрахманова, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының Яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ирек Рамазан улы Гарипов, “Яшьлек” яшьләр спорт үзәге өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасының җитәкчесе Динар Каршигай улы Маканов, «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең “Саба таңнары” газетасы редакциясе филиалы директоры – баш мөхәррире Рөстәм Гәбдерәүф улы Исмәгыйлев, “Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясенең директоры, Журналистларның “Бәллүр каләм” премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Галимҗан кызы Мөбәракова.

Фикерли белү, үз каләмең аша шул фикерне башкаларга җиткерү зур талант сорый. “Серле каләм” бәйгесе дә бик күп балаларның күңеленә иҗат орлыклары салучы бәйге. Моның шулай икәнен без үзебезгә килеп ирешкән 60 тан артык язма эшне укып тагын бер кат инандык. Бүгенге бәйгенең төп кунаклары балалар үзләре иде. Иртәнге 8дән аларга мастер-класслар үткәрелде һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Алар “Мәктәп гәҗитләре”,  “Наркотикларга каршы көрәш”, “Сәламәт яшәү рәвеше”, “Иҗади язмалар” номинацияләрендә призлы урыннар яуладылар.

Алисә Гомәрова, “Яшьлек” яшьләр спорт үзәге өстәмә белем бирү муниципаль бюджет оешмасы педагогы.