Сайлау нәтиҗәләре билгеле

Республиканың 77,77 процент сайлаучысы үз тавышын биргән.

 18 сентябрьдә бердәм тавыш бирү көнендә узган VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда Татарстанда “Бердәм Россия” сәяси партиясе 85,31 процент тавыш җыеп, беренче урынга чыкты. Моннан тыш, КПРФ 4,06 процент, “Коммунисты России” 3,03 процент, “Справедливая Россия” 2,26 процент, ЛДПР 2,24 процент, “Яблоко” 0,53 процент, “Пенсионеры за справедливость” 0,49 процент, “Родина”0,4 процент, ПАРНАС 0,27 процент, “РОСТА” 0,22 процент, “Зеленые” партиясе 0,2 процент, “Патриоты России” 0,2 процент, “Гражданская платформа” 0,12 процент, “Гражданская сила” партиясе 0,11 процент тавыш җыйган. Бу хакта бүген сайлаулар нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, быелгы сайлауларда барлыгы 2 млн 875 мең 566 татарстанлы үзенең гражданлык хокукларыннан файдаланган. Шул рәвешле, республикадагы сайлаучыларның 77,77 проценты быелгы сайлауларда тавыш бирүе мәгълүм. Сайлау процессларын республикада 1 мандатлы округлардан сайланучы кандидатларның 18 меңнән артык вәкиле күзәткән. Моннан тыш, Татарстанда чит илләрдән 17 күзәтүче эшләгән.