Салкыннар килә. Озаккамы?

Бүген төнлә Казанда төнлә 17 градус салкын булуы көтелә. Суыклар кыска вакытлы булачак, бу антициклон килүе белән бәйле. Бу турыда Россия Гидрометеоүзәге мәгълүматларына таянып, КФУ профессоры Юрий Перведенцев әйтә. 

Антициклон белән бәйле рәвештә, 28 гыйнвар көнне алмашынучан болытлы һава торышы, көндез 13, ә төнлә 14 градус салкын булыр дип фаразлана.

«Тулаем алганда, бу атнада һава торышы циклон белән билгеләнә, Казан аның көньяк перефериясендә. Безнең территория аша атмосфера фронтлары үтә, — дигән Юрий Перведенцев. — Гыйнвар башыннан кар катламаның биеклеге 20 см.ны тәшкил итте. Кышның икенче ае тарихка 1885 елдан бирле алып барылган күзәтүләргә караганда, иң җылы кыш ае буларак керергә мөмкин».

Чәршәмбе, 29 гыйнвардан башлап, һава торышының җылынуы көтелә. Көндезге сәгатьләрдә 5, төнге сәгатьләрдә 7 градус салкын фаразлый синоптиклар. Болытлы булачак, явым-төшемнәр дә көтелә.

Пәнҗешәмбе бераз җепшек кар явачак, һава температурасы 1 градус салкын булыр дип фаразлана. Җомга көнне көндез һәм төнлә Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда 0 градус, төнлә 3 градус салкын фаразлана.

Ял көннәрендә башкалада болытлы булачак, вакыты белән бераз кар.