Сау бул, «Сәламәтлек поезды»

КФУда «Сәламәтлек поезды — 2019» акциясе тәмамланды. 

Быел «Поезд»ны тәмамлау КФУның Идарә, икътисад һәм финанс инстиуты студентларына һәм хезмәткәрләренә йөкләнгән иде. Алар 23 март көнне «Маяк» спорт комплексында булдылар. 24 март көнне «Поезд» катнашучылары булып Н.И.Лобачевский исемендәге Математика һәм механика институты, Инженер институты, ИТИС Югары мәктәбе һәм шулай ук КФУның «Казан юлбарслары» һәм студент отрядлары активистлары торды. «Сәламәтлек поезды»н йомгаклау чараларында 350гә якын кеше катнашты.

Чараның программасы һәрвакыттагыча бик бай иде һәм вакыт сизелмичә дә үтте. Кемдер чаңгыда йөрде, кемдер тюбингларда шууны сайлады, ә өченчеләре снегоходта йөрүне хуп күрде. Аннан соң — төшке аш вакыты җитә. Тамак ялгап алганнан соң студентларны төрле эстафеталар һәм ярышлар көтә.

Һәр институтның һәм факультетның студентлар советы һәм активистлары үз программаларын уйлап табалар. Шуңа күрә дә «Сәламәтлек поезды» һәрвакыт үзенчәлекле мохиттә үтә. Мәсәлән, Идарә, икътисад һәм финанслар институты студентлары мавыктыргыч квест үткәргәннәр, Инженер институты студентлары карда футбол уйнаган, ә студент отрядлары вәкилләре традиция буенча гитара белән җырлар җырлаган.

КФУның Яшьләр сәясәте департаменты, «Казан Юлбарслары» студентлар спорт клубы оештырган «Сәламәтлек поезды» акциясе КФУ студентларының һичшиксез көтеп алган һәм яраткан чараларының берсе. Анда эләгергә теләүчеләрнең саны һәрвакыт бүлеп бирелгән урыннарга караганда күбрәк. Чара чит ил студентлары арасында бигрәк тә популяр. Алар өчен ул чаңгыда йөрү, карда аунау, кышкы урман күрү өчен яхшы мөмкинлек.

2019 елда студентлар өчен 8 «Сәламәтлек поезды» оештырылган иде. Анда 1300 кеше катнашкан.