Селфи – ул чирме?

Берничә ел элек сәер тоелган гамәлләр бүген гадәти күренешкә әйләнеп бара. Шуларның берсе – селфи, ягъни үз-үзеңне фотога төшерү. Баштарак әлеге яңалык белән мавыгучылар яшь буын вәкилләре булса, хәзер исә селфины урта, өлкән яшьтәгеләр дә актив куллана. Әле күптән түгел генә, урамда яки башка җәмәгать урыннарында үз-үзен фотога төшереп торучы кешене күрсәк, бу ничектер сәер кабул ителә иде. Ә бүген урам уртасында, йөзләгән халык арасында фотога төшеп торасаң да гаҗәпләнүче булмаячак. Шулай итеп, селфи безнең тормышка актив рәвештә килеп керде һәм гадәтләр исемлегендә җайлап кына урнашып та калды.

Мәгълүматларга караганда, беренче селфины 1839 елда Филадельфия фотографы Роберт Корнелиус ясый. Хатын-кызлар арасында беренчеләрдән булып үз-үзен фотога төшерүче туташ буларак Россия империясенең соңгы патшасының кызы – Анастасия Романова таныла. Аның сөйгәненә юлланган сурәте, көзгә аша төшерелгән була. Бу хәл 1914 елда була. Танылган кешеләр арасында беренчеләрдән булып селфи ясаучылар исемлеген рус язучысы Лев Николай улы Толстой дәвам итә. Язучының сигез мең фотосурәте арасында селфи да бар. Ул вакыт өчен бик сирәк булган фотоаппаратны Толстой 1862 елда сатып ала һәм автопортретын ясый. Әлеге сурәт почмагына “Үз-үземне төшердем” дип тә язып куя.

Селфи кешелекне нәрсәсе белән шулай тиз җәлеп итә алды соң? Әлеге төшенчә безгә инглиз теленнән килеп кергән, “селфи” сүзе “үз-үземне” дип тәрҗемә ителә. Беренче селфи моннан бик күп еллар элек ясалуга карамастан, аның иң “чәчәк аткан” чоры безнең көннәргә туры килә. Билгеле, бу фактор яңа технологияләрнең зур үсеш алуы белән бәйле. Селфи ясап, аны халыкка җиткерү, кеше күзалдына чыгару өчен бик күп мәйданнар булдырылды. Аларны кулланучылар саны да елдан-ел артып бара. Беренче карашка гади генә кызыксыну, гадәт, хобби булып тоелган селфи, артык мавыгу нәтиҗәсендә, адәм баласы өчен чир дәрәҗәсенә дә күчәргә мөмкин икән. Сүз селфомания турында бара. Диагноз дәрәҗәсендә кабул ителмәсә дә, Америкада аны психик тайпылыш дип таныганнар инде. Психологлар фикеренчә, кешенең реаль тормыштан качып, виртуаль дөнья кысаларында чикләнүе аны селфоманиягә этәрә. Селфи аша без кемгәдер нидер расларга тырышабыз икән. Тагын бер сәбәбе исә, үзеңә игьтибар җәлеп иттерү максатыннан гыйбарәт. Икенче яктан караганда, үз-үзеңне фотога төшереп, социаль челтәрләргә кую – яшәвеңнән тәм табып, кызыклы мизгелләр, матур күренешләр белән башкалар белән бүлешәсе килү теләге. Селфи – үзебезне ничек телибез, шулай итеп күрү мөмкинлеге дә. Соңгы сыйфатлары кеше яшәешенә начар йогынты ясамый анысы.

Селфиның начар тәэсирләреннән тагын берсен әйтергә кирәк. Үз-үзен фотога төшергәндә бәхетсезлек очракларына юлыгып, гомерләре белән хушлашучылар да бар. Мәгълүматларга караганда, мондый фаҗигаләр буенча Россия дөньяда икенче урында тора.

Теләсә нинди гамәл, кызыксыну, гадәт чамадан тыш артык булса, кеше өчен начар йогынты ясый ала. Шуңа күрә селфины да чир дәрәҗәсенә җиткермәү үзебездән тора. Җанлы күрешү, аралашуга киртә куймыйча, сурәт аша гына түгел, чынлыкта очрашып, күзгә-күз карашып сөйләшүне виртуаль чаралар алыштыра алмый бит. Селфи – файдалы мәгълүмат, матурлык тарату, кирәк кадәр күңел ачу өчен яхшы корал. Тик шушы коралны артык кулланып, әлеге гадәт белән артык мавыгу — сәламәтлеккә зыян салмасын, җанлы аралашуны чикләмәсен иде.

Диләрә Фәттәхова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникаөияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: versiya.info