Сентябрь, электричка, карбыз, катык һәм татар журналистлары…

Сентябрь, электричка, карбыз, катык һәм татар журналистлары…
Әлеге сүзләр бер дә бер-берсенә туры килми дисеңме?
Жавабың «әйе» икән. Димәк, игътибар белән экранга төбәл. Без сиңа хәзер «Америка» ачабыз.

Һәр милләтнең, халыкның хәтта һәр гаиләнең үз йолалары бар. Без — Татар журналистлары да тату, зур бер гаилә булып яшибез.
Иң зурлап үткәрүче йолаларыбызның берсе ул көзнең бер көнендә урманга чыгу. Әлеге йолабыз инде 20 еллар дәвам итә. Димәк, бу елны 2018 нче татар журналистлар төркеме багышланды.


Йола гадәте буенча 4 нче курс талибәләре багышлауга әзерләнә. Программа, сценарий язып, бүләкләр алып алар иң беренче булып Каменкага баралар. Иң мөһиме электричкага соңга калмаска! Бәйрәм сәгать тугызда башланасы…
Кызганыч, бу көн бик салкын булды, өстән яңгыры да сибәләде. Ләкин татар журналистлары бирешми икән.
Электричкадан төшкәч, әлеге багышлау урынын табыр өчен, хәтәр генә урман аша атлыйсы бар. Әлбәттә, адашуларсыз да булмады. Ничә ел шунда йөрибез, ләкин һаман шул ике сукмакның дөресен аерып булмый. Серле инде урманы да. Йөри торгач, таптык. Ничек дисезме? Узган ел буталмасын өчен бәйләп куйган, төсе ашалып беткән лентадан… Кышын да, язын да сакланган бит, ә.


Өлкән курслар исә безнең «чебешләр» не милли ризыгыбыз — чәк-чәк белән каршы алдылар. Һәрберсе авыз итәргә тиеш иде. Багышлау танышудан башланып китте. Хәзерге беренче курслар 13 кыз һәм бер егет укырга кергәннәр. Барысы да төрле районнардан жыелган бик актив кызлар-егетләр. Уеннар барышында алар үзләренең сәләтләрен дә күрсәтергә житештеләр: кем биеде, кем жырлады, шигырь сөйләде, хәтта пародия да күрсәтте. Өлкән курслар бәйгеләрне бик кызык метод белән эшләгән, әгәр дә бирем үтәлми икән, жәзасы да бар. Шулай итеп безнең булачак татар журналистлары катык та эчте сарымсагын да ашады. Аннары Васил абый йола буенча талибәләргә үзенең хәер фатихасын бирде. Өлкән курслар исә уку тәжрибәсе белән бүлеште. Кунаклардан, кызганыч, бу елны көне салкын булганга күрәдер берәү дә килмәде.
Багышлауның кульминация өлеше гадәттәгечә тозлы-борычлы су.

Булачак талибәләр кулын йөрәк турына куеп ант әйтергә тиеш. Бу елны исә суга тагын да яңа ингридиентлар кушылган иде. Тылсымлы эчемлек эчелгәч, татар журналистларына каләм белән блокнотлар тапшырдылар.
Багышлаудан кала тагын иң кызык өлеше. Көтеп алынган өлеш — ул да булса бергәләп чәй эчеп алу. Йола буенча һәр елны Васил абый зур карбыз алып килә. Бу юлы да иң көтелгәне карбыз иде!
Менә дустым, «Америка» ачылды. Безнең тату гаиләбезнең бер йоласын хәзер инде син дә беләсең.

Илсинә Тимерова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.