Сессия вакытында кызудан ничек сакланырга?

Алдагы көннәрдә һава торышы кызу булырга охшап тора. Студентларга һәм укытучыларга сессия вакытында кызудан ничек сакланырга?

Кондиционер — кыйммәтле ләззәт чыганагы булуга карамастан, исәнлек өчен аның зыяны күп (һаваны киптерә, бактерияләр һәм тузан җыела). Шуның белән беррәттән алар бик күп энергияны ашый һәм аны, гомумән, экология өчен бик файдалы дип әйтеп булмый. Безнең әби-бабайлар аннан башка да кызудан котылу чарасын тапканнар бит әле!

1.Тәрәзәгә пәрдә яки жалюзи элеп куегыз. Аудиториягә кояш нурлары төшсә ул бүлмәнең температурасын тагын 3-10 градуска арттыра.

2.Вентилятор белән кулланырга мөмкин. Вентилятор астына яки каршысына катырылган су белән яки боз белән тәлинкә куярга мөмкин. Нәтиҗәдә, сезгә һава сафландыргычтан кебек салкын һава өреп торачак.

3.Киенүгезне җентекләп карагыз, калын киемнәр кимәскә, ә иң яхшысы — киемнәрегез натураль материалдан булсын. Мәсәлән, җитен яки мамыктан булсын.

4.Кара чәйгә, каһвәгә караганда, кызуда яшел чәй яхшырак. Ул тирләтми.

5.Төшке ашка авыр ризыклар (ит, камыр ризыклары) ашарга тырышмагыз. Өстенлекне салатларга яки җиләк-җимешләргә бирегез. 

6. Эш, уку өстәле өстенә яки кырыена кечкенә вентилятор куегыз.

Гомумән, җәйнең иң кызу көннәрендә үзегезне саклагыз, үләннән яланаяк йөрү, сусыл җиләк-җимешләр ашагыз, суга лимон өстәп эчү дә бик файдалы. Мөмкинчелек булса, көндезге унбердән кичке бишкә кадәр урамга чыгарга тырышмагыз, бу иң кызу вакыт. Нинди генә кызулар булмасын, шәһәр читендә ул җиңелрәк кичерелә, сессияләрне яхшы гына ябып мөмкинлек булу белән авылга китәргә киңәш ителә. Күбрәк ял итегез, яшелчәләр, җиләк-җимешләр ашап яңа уку елына яңа көчләр җыеп килегез! 

Гөлназ ХӘСӘНШИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.