Сессиядә ничек тукланырга?

Студентлар өчен “урак өсте” башланды. Үзеңне тулысынча укуга багышлап, имтиханнар тапшырыр чак. Үз мәнфәгатьләреңне кайгыртырга, ял итү, йокы кебек ихтыяҗларны үтәүгә вакыт калмый диярлек. Шушы чорны сәламәтлеккә зыян салмыйча гына ничек җиңеп чыгарга?

Тиешле дәрәҗәдә ял итмәү, дөрес тукланмау, сессия вакытында стресс кичерү иммунитет бозылуга сәбәпче була. Мондый вакытта сәламәтлеккә зыян китермәс өчен нишләргә? Әлбәттә, беренче чиратта, уңай хисләрне арттырырга һәм туклануны контрольгә алырга кирәк. Үзегезне яхшы хис итү, стресска бирешмәү өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.

Банан сезнең организмны энергия белән тәэмин итәчәк. Билгеле булганча, тамак ачкан вакытта да бер дигән вариант. Бананның витаминнарга бай булуы беребез өчен дә яңалык түгел.

Шоколад. Әлеге ризык искиткеч тәмле генә түгел, файдалы элементларга да бик бай. Мәгълүматларга таянсак, беренчеләрдән булып индеецлар какао агачының җимешләреннән эчемлек ясаганнар. Әлеге эчемлек сәламәтлек, акыл һәм көч чыганагы дип саналган. Соңрак испаниялеләр бу эчемлекне чәй һәм каһвә урынына куллана башлаганнар. Ә европалылар башта шоколадны тәм-том буларак түгел, ә дару буларак файдаланганнар. Хәтта авыруларны дәвалау чарасы буларак, даруханәләрдә сатылган шоколад.

Диңгез кәбестәсе йодка бик бай. Сезне депрессия, йокысызлык, тиз кызып китүчәнлек борчыса, әлеге суүсемнәрне куллану тәкъдим ителә.

Әлбәттә, бу исемлекне чикләвекләрсез дәвам итү мөмкин түгел. Баш мие эшчәнлеге өчен аеруча пестә (фисташка) һәм әстерхан чикләвеге файдалы икән. Икенчесе йокыны нормальләштерүгә, хафалануларга бирешмәскә ярдәм итә. Ә эрбет (кедр) аппетитны киметүгә китерә һәм хәтерне яхшырта. Фундук исә, тире һәм күзләрне яхшы халәттә саклый, атеросклероз булдырмый, ди белгечләр.

Нерв системасына йомшак һәм урынлы тәэсир итүе белән яшел чәй дан тота. Гомумән, кофе һәм кара чәй кебек җылы эчемлекләрнең дә файдасы аз түгел.

Балыкларның файдасын шулай ук бәяләп бетергесез. Балык ите акыл эшчәнлеген, фикерләү сәләтен яхшырта һәм кәеф күтәрүгә сәбәпче.

Исемлекне карабодай һәм солы боткасы дәвам итә. Алар кан әйләнешен яхшырта. Иртәнге ашны шушы ризыклардан башлау, беребезгә дә зыян итмәс.

Иң мөһиме рационны төрләндереп тору һәм, әлбәттә, чама белү. Табиблар фикеренчә, яшел төстәге яшелчәләр аеруча файдалы. Баллы, газлы соклар, фастфудтан баш тартырга тырышыгыз. Һәрбер ситуациянең яхшы якларын күрергә тырышып, бер-беребезгә карата җылы мөгалләмәдә булып, уңай хисләр белән яшик. Студентларга имтиханнарны җиңел һәм уңышлы тапшыруларын теләп калабыз.

Диләрә ФӘТТАХОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.

Фото: “Яндекс” сайтыннан алынды.