Сессияне ничек җиңел үткәрергә?

Семестрның үткәнен сизми дә калдык. Менә тагын студентларның авыр вакытлары-сессия килеп җитте. Күпчелек югары уку йортларында җәйге сессия рәхәт һәм җылы май белән июнь айларына туры килә. Кайсы студентның шундый матур көннәрдә китап тотып утырасы килсен инде? Әмма “яхшы” билге алыр өчен утырырга туры килә. Әзерлекне ничек нәтиҗәле итәргә һәм зачеткага гел “яхшы” билгеләре алыр өчен бездән сезгә берничә киңәш.

1. Диета буенча тукланырга тырыш

Белемнәр башка әйбәт керсен, ә баш мие барлык йөз процентка эшләсен өчен, сессия вакытында һәм аңа әзерлек барышында махсус диета сакларга тырыш. Иң мөһиме ашау рационында аксым, ягъни ит һәм балык, углевод (җиләк-җимеш, яшелчә һәм ярмалар) күбрәк булсын! Лимон, апельсин, гөлҗимештә, мүк җиләгендә һәм бананда булган С Витамины стресс белән көрәшергә ярдәм итәчәк. Ананас хәтерне яхшырта. Кәбестә ачуны баса. Ә Диңгез продуктлары (кальмар, креветкалар, мидия) баш мие өчен файдалы. Шоколад та (ачысы) стресска каршы көрәшергә ярдәм итә, үз көченә ышаныч бирә һәм тынычлыкка уңай карарга мәҗбүр итә.

2. Көн тәртибе турында онытма

Тәүлегенә 8 сәгатьтән дә азрак йокларга тырышма. Яңа мәгълүматны кабул итәр өчен, организм тернәкләнергә тиеш. Укудан да ял итә белергә кирәк. Парк буйлап йөрү, һава суларга, спортзалга бару өчен көненә ике сәгать вакытыңны жәлләмә. Кыска паузлар турында да онытма: сәгать ярым китаплардан һәм конспектлардан ял итеп алырга да кирәк. Фатир буйлап йөрергә, тәрәзәдән 5-10 минут карап, күз өчен гимнастика ясап алырга мөмкин.

4. Барысын да яхшылап өйрәнергә тырыш

Күп кенә студентларның киң таралган хаталарының берсе — ул һәр тема буенча яки һәр билет буенча җавап әзләмәү, ә бөтенесен рәттән укырга омтылу, конкрет мәсьәләләрне өйрәнү. Башлангыч этапта конспектларны куллану яхшырак. Анда мәгълүмат кыска һәм аңлаешлы итеп язылган. Ә укытучылар имтиханда студентлардан лекцияләр буенча сорарга бик тә яраталар. Әгәр дә вакытың калып, ниндидер аерым мәсьәлә белән кызыксынасың икән, бу темага багышланган бүлекне фәнни журналдан укый аласың.

5. Үзеңне яхшылыкка ышандыр

Имтихан бирәсе укытучыны яратмасаң да, аңа карата начар фикердә булсаң да, имтихан вакытында бөтен эмоцияләреңне үз эчеңә качырып, уңай мөнәсәбәтләр булдырырга тырыш. Башыңда булачак имтиханны җентекләп уйла. Менә син аудиториягә керәсең, билет сайлыйсың, ышанычлы җавап бирәсең… һәм яхшы билге аласың.

Бу киңәшләрнең сезгә кирәге чыгар дип ышанабыз. Җиңел сессия теләп калабыз!

Диана САДРЕТДИНОВА әзерләде. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.